Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:00

Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” фестивале дәвам итә. Көн дәвамында шәһәрнең төрле театр биналарында спектакльләр уйнала. Чәршәмбе көнне Г. Камал театрының кече залында М.Чакир исемендәге гагауз милли драма театры чыгыш ясады.


Бу театр “Нәүрүз” фестивалендә катнашучы яшь театрларның берсе. Ул Молдованың Чадыр-Лунга шәһәре мәдәният сарае каршында 1997 елда оеша.

Гагауз театрының “Оглан һәм Лянка” спектакле тамашачыда хисләр ташкыны уятты. Спектакль тәмамланып залда ут янгач, күпләр күз яшьләрен сөртте. Тамашачы аны “гагаузча Ромео һәм Джульетта” дип тә атады.

Әсәр игътибарны мәңгелек тема – аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә юнәлтә. Сюжетка күрә гүзәл Лянканың әтисе Хобур-Бәй саран һәм каты күңелле кеше була. Гадәт буенча кыз әтисен хөрмәт итәргә һәм аның ихтыярыннан, сүзеннән чыкмаска тиеш, әмма төп геройның тупаслыгына чик-чама юк. Ул кызын, муллыкта яшәү рәхәте белән кызыктырып, мәҗбүриләп карт байга – чит ил сәүдәгәренә кияүгә бирә. Әмма кызның Оглан исемле яшь егеткә булган мәхәббәте әтисенең комсызлыгыннан көчлерәк булып чыга. Карт кулына эләгергә теләмичә, кыз упкынга ташланып һәлак була. Хобур-Бәй үз җәзасын ала: акылдан яза...
Хобур-Бәй Оглан һәм Лянка мәхәббәтенә каршы

Әлеге пьесаның авторы – мәгърифәтче Деонис Танасоглу. Әйтергә кирәк, 1958 елда Совет киңлегендә гагауз әдәбияты барлыкка килүен игълан итүче дә, 1985 елда гагауз телендә язылган беренче романның авторы да ул. Танасоглу әсәрләренә нигезләнгән спектакльләр гагаузлар арасында аеруча популяр, ди театрның режиссеры Валерий Могутенко.

Татар яшь тамашачылар театры режиссеры Ринат Әюпов сүзләренә караганда, гагауз театрының профессиональ юнәлештә эшлисе яклары күп.

“Бу театр дәүләт театры түгел. Әмма алар шушы театрны булдырып, үзләренең телләрен һәм гадәтләрен сакларга тырыша. Әлбәттә, театрга профессиональ яктан эшләргә мөмкинлек бар. Театр камилләшергә тырыша, әмма драматургия, артистның уйнавы, пластика һәм музыкаль чишелеш буенча театрга эшләргә дә эшләргә әле.

Бу театр үзләренең илләрендә милләтләре өчен бик кирәкле. Чөнки театр эчендә генә булса да, милләтнең гореф-гадәтләре, мәдәнияте саклана”, диде Ринат Әюпов.

Гагауз театрының җитәкчесе Михаил Константинов әйтүенчә, театр – гагауз халкы өчен яңа сәнгать төре. Шунлыктан, 13 ел элек барлыкка килгән театрга профессиональ яктан үсү кирәклеген таный алар.
Гагауз театрына "Нәүрүз" фестиваленең истәлекле бүләкләре тапшырылды

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG