Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда чик капкасына һөҗүмдә 58 кеше үлде


Пакстан белән Әфганстан арасындагы чиктәге Шалталу капкасына талиблар һөҗүме вакытында Пакстанның 23 хәрбие үлде.

Пакстан хәрбиләрне бүген төшкә әлеге урында контрольне үз кулларына алды. 35 кораллы сугышчы үтерелде. Чәршәмбе көнне Әфганстан ягыннан килгән ике йөзләп талиб әлеге чик капкасын чолганышка алган иде.

Ике ел элек Пакстан армиясе әлеге урында талибларга каршы көрәш башлады. Ул вакытта йөзләрчә талиб Әфганстанга качкан иде.
XS
SM
MD
LG