Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меңнәрчә кораллы оппозициядәге Йәмән башкаласына юл алды (видео)


Йәмән башкаласында бәрелешләр дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Йәмән башкаласы Сана шәһәрендә хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында бәрелешләр нәтиҗәсендә корбаннар саны 40тан артты. AP видеосында 1 июнь көнне Сана урамында атышлар һәм җәрәхәтләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтелү төшерелгән.

Йәмәндә президент Гали Абдулла Салих хакимиятенә каршы булган кабилә башлыгы Шәех Садыйк әл-Әһмәрнең коралланган меңнәрчә тарафдары ил башкаласы Санага юл алган.

Бүген төн Сананың төньягында хөкүмәт көчләре белән әл-Әһмәр яклылар арасында булган бәрелештә кимендә 15 кеше үлде.

Бүген Йәмәннең көньягындагы Таиз шәһәрендә полиция демонстрантларга ут ачты. Бу атнада, әл-ӘҺмәр тарафдарлары һәм президент гаскәрләре арасында килешү бозылгач, Таизда үлүчеләр саны 40 кешедән артты.

Йәмәндә 33 ел хакимлек иткән Гали Абдулла Салих, Фарсы култыгы илләре хезмәттәшлеге шурасы тәкъдим иткән, низагны җайга салу планын өч тапкыр кире какты.
XS
SM
MD
LG