Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:04

Европа Берлеге Русиянең яшелчәләр кертүне тыюын тәнкыйтьләде


Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко

Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко

Европа комиссиясе Германиядә эчәк кизүе таралганга бөтен Европа Берлеге илләреннән яшелчәләр кертүне тыйганга Русиянең карарын “килешсез” дип тәнкыйтьләде.

Европа Берлегенең сәламәтлек склау комиссиясе Джон Далли якын арада Русиягә протест белдерер дип көтелә.

Бүген Русиянең Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко Европа Берлегеннән яшелчәләр кертүне тыеп, Европадагы санитар оешмалар эшчәнлеген шик астына куйды. Онищенко шулай ук Европа Берлегенең Русиягә берничә тапкыр Европадагы санитар таләпләрне кертергә тәкъдим итүен икейөзлелектә гаепләде.

Европа Комиссия вәкиле Фредерик Винсент белдерүенчә, Русия елына Европа Берлеге илләреннән 3-4 миллиард долларлык яшелчә һәм җиләк-җимеш кертә.

XS
SM
MD
LG