Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:24

Омски өлкәсендә Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар давам итә. Бу көннәрдә Тукай көннәре Тевриз районында узды.


Бөек шагыйрь истәлегенә Омски төбәгендә апрель аенда Тукай айлыгы үткәрелгән иде. Аның кысаларында 13 санлы гомуми белем бирү мәктәбендә «Тукай укулары», «Өмет» балалар студиясендә шагыйрьнең иҗатына багышланган дәрес, “Мин татарча сөйләшәм” чарасы, өлкәнең Муромцево районына иҗади сәфәр кебек чаралар оештырылды.

Узган атна ахырында өлкәнең төньягында урнашкан Тевриз районында Тукай көннәре үткәрелде. Чара Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан, иганәчеләр Тамир Әлимбаев һәм Кәшиф Әсәдуллин ярдәме белән оештырылды. Районның татар авылларында очрашу-концертлар уздыру өчен мохтариятнең «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле юлга чыкты.
Сәхнәдә

Омски өлкәсендә күпчелек татар авыллары өлкә үзәгеннән еракта урнашкан. Ә Тевриз районындагы авылларга барып җитү өчен 400 чакрымнан да артыграк юл үтәргә кирәк. Юлларның бик яхшыдан булмавы да сер түгел. Өстәвенә, авыллар арасы да якын түгел. Шуңа күрә дә оештыручылар, ерак юлга бер чыккач дип, авылларда яшәүче халык белән очрашуларны мөмкин булганча күбрәк булдырырга тырыштылар.

Инде күп еллар дәвамында авыл-районнар белән дуслык җепләре сузылган һәм ярдәм итүчеләр табылып тора. Бу юлы да районның татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мәрвә Төхбәтуллинаның ярдәме күп булды. Мәрвә ханым район хакимиятенең мәдәният комитеты җитәкчелеге белән килешеп, авылларда булачак очрашуларның көнен, вакытын билгеләде.
Байбыда
Мохтариятнең «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле ике көн ярым вакыт эчендә районның биш татар авылында булды. Очрашу-концертлар авыл клубларында, мәктәпләрдә үтте.

Беренче көнне “Умырзая” ансамбле Нагорно-Аевск, татарча әйткәндә Югары Ай авылында чыгыш ясады. 7 сәгатьтән артык юлда булуга карамастан, коллективның ару-талуны белмәс яшьләре дә, өлкәннәре дә күтәренке күңел белән сәхнәгә чыкты.
Ташаткан авылы
Коллективны һәр авылда ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар, чыгышлар көчле алкышлар астында барды. Программада Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарылды, шигырьләр укылды. Алып баручылар һәр авылда халык белән сөйләште, бөек шагыйребезнең юбилее Татарстанда, татарлар, төрки халыклар яшәгән кыйтгаларда нинди зур күләмдә билгеләнүе турында белдерде, ә һәр концерт, әлбәттә, бөек Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Ансамбль тагы Утызы, Ташаткан, Байбы, Туйчы авылларында булды. Бу авылларның кайберләрендә Габдулла Тукайның 125 еллыгын билгеләгәннәр, мәктәп, китапханә, клубларда кичәләр үткән.
Туйчы авылы
Туйчы мәктәбендә укучы кыз: “Тукайның юбилее турында әйттеләр, “Туган тел” шигырен беләм”, диде, әмма шагыйрьнең башка бернинди әсәрен дә исенә төшерә алмады, башка татар шагыйрьләре, язучылары исемнәрен дә әйтә алмады. “Татар теле дәресләрендә әкиятләр укыйбыз, шигырьләр өйрәнәбез”, диде.

Шул ук авылның китапханәче Венера Ниязова сүзләренчә, Габдулла Тукайга һәм Муса Җәлилгә багышлап китап атналыклары китапханәдә үткәрелгән.
Байбыда
Утызы авылы клубының “Дуслык” җыр төркеме җитәкчесе Гүзәл Сәфәрәлиева, авылда өлкәннәр һәм балалар ансамбле эшли, балалар белән Тукайга багышланган чара үткәрдек, дип бәян итте.

Ташаткан, Югары Ай авылларында шагыйрьнең юбилее игътибарсыз калган. “Умырзая” ансамбле белән очрашу-концертлар авыллардагы халыкның күңеленә хуш килде. Халык һәр авылда, авылларны онытмавыгыз өчен рәхмәт, мондый ешрак килегез, кабат-кабат очрашулар булыр дигән өметтә калабыз, дип калды.
Югары Ай авылында
Утызы авылы мәчете имамы Сираҗи Сәфәрәлиев та, ходайның рәхмәте булсын сезгә, авылларны тигезләп, телебезне оныттырмыйча, мәдәниятебезне үстереп йөрүегез өчен дип теләкләрен юллады,

Югары Айда яшәүче Сәмихә Мәхмүтова белән авыл хәлләре турында сөйләшәбез. “Тырышкан кешегә авылда яшәргә була”, ди Сәмиха ханым.

Шулай, авылларда халыкның тормыш-яшәеше бер чама – үз хуҗалыгы белән, мал тотып, сөтен-каймагын, җиләк-җимешен җыеп сатып, тырышып яшиләр. Туйчы авылы клубы мөдире Альбина Сафиуллина да, китапханәче Венера Ниязова да, халык тырышып эшли, шуңа күрә яхшы тормышта яши, ди.

Тевриз районындагы татар авылларының тагы бер охшаш ягы бар – тәрбиягә алынган балалар күп монда.

Байбы авылының 9 еллык мәктәп мөдире урынбасары Гөлзирә Гарифова сүзләренчә, бу авылда 3 гаилә тәрбиягә балалар алган.
Туйчы авылы
Югары Ай авылында 4 гаиләдә ятим балалар тәрбияләнә, ди Сәмихә Мәхмүтова. Тәрбиягә күбрәк рус балалары алына һәм татар авылында алар татар булып үсәләр, хәтта, үскәч кем буласың дигән сорауга, татар булам, дип җавап бирәләр икән.

Тевриз районының тагы бер авылында, Туйчыда, һәр өченче, ә бөтен авылны исәпләгәндә, халыкның уннан бер өлеше, тәрбиягә алынган бала. Өчәр, дүртәр бала алган гаиләләр бар.

34 яшьлек Нәзирә һәм 37 яшьлек Динур Ильясовлар 9 бала үстерә. Аларның бишесе тәрбиягә алынган. Айрат, Илдар, ике Таня һәм Георгий үзләрен бу гаиләдә бәхетле бәхетле хис итәләр. Бик матур итеп татарча сөйләшәләр.

Статистика мәгълүматларына күрә, Омски өлкәсендә бүгенге көндә 383 гаиләдә 966 ятим бала тәрбияләнә.
Байбы тамашачылары белән

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG