Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә “Аксак бия” эшендә гаепләнүчеләрнең сак вакытын озайтты


"Аксак бия" янгыннан соң. 5декабрь2009
"Аксак бия" янгыннан соң. 5декабрь2009
Пермь шәһәрендәге мәхкәмә “Аксак бия” клубында булган янгында гаепләнүчеләрнең сак астында булуын тагын өч айга озайтты.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, прокуратура шаһитларга басым булмасын һәм гаепләнүчеләр качып китмәсен дип әнә шундый үтенеч белән чыккан булган.

Пермьдәге мәхкәмә 2009 елның декабрендә “Аксак бия” клубында булган янгын эшен карый. Ул вакытта 156 кеше үлгән иде. Гаепләнүчеләр сигез кеше, алар арасында клубның хуҗасы Анатолий Зак та бар.
XS
SM
MD
LG