Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Уфа үткәргеч торбаны үзләренә бормакчы


Татарстан һәм Башкортстан парламентлары Себердән чимал кудырачак үткәргечне Идел буена бору өчен бергәләп көрәшә.

Татарстан белән Башкортстанда хакимияткә яңа президентлар килгәннән соң башланган үзара якынаю юнәлешендә яңа адымнар ясала. Узган ел ахырында Рөстәм Хәмитов белән Рөстәм Миңнеханов имзалаган хезмәттәшлек килешүеннән соң ике республиканың парламентлары да үзара бәйләнешләрне киңәйтә бара. Чәршәмбе көнне Татарстанның Башкортстанга чиктәш Баулы шәһәрендә ике парламентның икътисад юнәлешендә эшләүче комитетлары үзләренең беренче утырышын үткәрде.

Марат Галиев
Татарстан Дәүләт Шурасының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев бу очрашуны “тарихи” вакыйга дип атады. Аның әйтүенчә, Татарстан һәм Башкортстан парламентлары арасында мондый хезмәттәшлек моңарчы беркайчан да булмаган.

Парламентлар арасында яңа мөнәсәбәтләр февраль аенда Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең Уфа сәфәреннән башланды дияргә мөмкин. Ул чакта парламентара хезмәттәшлекне җайга салу өчен уртак эшчәнлек комиссиясе төзергә килешенде.

Баулыда үткән очрашуны кайбер күзәтүчеләр Татарстан белән Башкортстан парламентларының бергәләшеп Мәскәү алдында Уфа белән Казан мәнфәгатьләрен алга сөрүгә керешүе дип бәяләде.

Чыннан да очрашуда катнашучылар ахырда ике республика парламентларын Русия хөкүмәтенә уртак мөрәҗәгать белән чыгарга чакырды. Анда сүз Татарстан белән Башкортстан ширкәтләрен чимал белән тәэмин итү турында бара.

Баулы очрашуында Башкортстан парламентының Сәнәгать, транспорт, төзелеш, элемтә һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Наил Котлыгилдин Татарстан белән Башкортстандагы нефтехимия корылмаларының чимал җитешмәү сәбәпле тулы көченә эшли алмавы турында сөйләде. Мисал өчен, ике республиканың нефтехимия тармагы елына бер миллион тонна этилен кытлыгы кичерә. Үсеш мөмкинлекләрен дә исәпкә алсаң исә, әлеге нефтехимия корылмалары елына тагын өстәмә ике миллион тонна этилен эшкәртә алыр иде. Башка төр охшаш чималлар белән бергә исәпләгәндә кытлык алты миллион тоннага җитә.

Шуңа күрә Баулы очрашуында Нижневартовск-Түбән Кама арасында яңа үткәргеч торба төзү, яки 1980 елларда сафтан чыккан искесен төзекләндерү тәкъдиме белән чыгарга киңәш ителде. Бу үткәргеч Көнбатыш Себердәге күп төрле җиңел углеводород чималларын Татарстан, Башкортстандагы һәм гомумән Идел буе төбәкләрендәге нефтегазохимия ширкәтләренә аз чыгымнар белән һәм җитәрлек күләмдә җибәрү мөмкинлеге бирер иде.

Хәзер мондый чималлар Себердән Татарстан белән Башкортстанга йөк поездлары белән ташыла. Әмма мондый төр транспортның мөмкинлекләре күпкә чикләнгән һәм аның чыгымнары да үткәргеч торбаныкы белән чагыштырганда биш мәртәбә күбрәк.

Әлегә Себердәге җиңел углеводород чималларын көнбатышка кудыру өчен Татарстан белән Башкортстанны урап узучы башка үткәргеч торба төзү планы карала. “Сибур” үткәргечне төньяктанрак һәм Балтыйк диңгезенә таба сузарга тәкъдим итә.

Дәүләт Шурасының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев Баулы очрашуының көн үзәгендә нәкъ менә шушы мәсьәлә торды ди. Аның әйтүенчә, Себер ширкәтләре үткәргечне Татарстан һәм Башкортстанга таба төзергә җыенмый, аларның үз мәнфәгатьләре алар эшкәртелмәгән чималны төньяктанрак турыдан-туры чит илгә озатырга тели. Галиев Себердәге чималларны Идел буе ширкәтләрендә яхшылап эшкәртеп сату гомумән Русия икътисадына да файдалырак булыр иде, эшкәртелгән чималның бәясе дә зуррак булыр иде ди.

Татарстан белән Башкортстан хәзер үткәргеч торбаны үзләренә таба бору өчен көрәшә дияргә мөмкин. Ике республика парламентларының бу турыдагы уртак мөрәҗәгате Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитовның Русия хөкүмәтенә 17 майда юллаган мөрәҗәгатен куәтләячәк кенә. Алар әлеге мөрәҗәгатьтә Русиядә 2030 елга кадәр нефть һәм газ химиясе үсеше планын үзгәртүне һәм Көнбатыш Себердән җиңел углеводород чималларын кудыручы яңа газүткәргеч төзегәндә Татарстан белән Башкортстан өчен файдалы юлны сайлауны сораган иде.

Май ахырында Русия нефтегаз сәнәгате берлеге президенты Геннадий Шмаль дә үткәргечне Татарстан һәм Башкортстан аша салу тәкъдимен куәтләүче белдерү белән чыкты.

Шмаль бу үткәргечне өч ел эчендә һәм 45 миллиард сумга төзеп булачак дип белдерде. Моңарчы белгечләр үткәргеч 90 миллиард сумга төшәчәк дип бәяли иде. Шмаль фикеренчә, бу үткәргеч үз-үзен иң күп дигәндә өч-дүрт ел эчендә үк аклаячак. “Карар кабул ителгән очракта, проектлауга бер ел китәчәк, төзелеш өчен елъярым-ике ел кирәк булачак”, - диде Шмаль. Шмаль шулай ук Согуд Гарәбстаны эшмәкәрләренең бу проектка акча кертү мөмкинлегенә дә ишарәләде.
XS
SM
MD
LG