Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия президентын сайлауда мультимиллионер Берзиньш җиңде


2 июньдә Латвия парламентында үткән президент сайлауда җиңгән Андрис Берзиньш – Латвия Сеймы депутаты, элекке банкир, мультимиллионер.

Берзиньш Латвиянең җиденче президенты булды. Аңа 67 яшь. Ике югары белеме бар – икътисадчы һәм радиоинженер. Ул Латвиянең төрле җирләрендә күчемсез милеккә ия. Шулай ук аның үз крестьян хуҗалыгы да бар. Латвия дәүләте тарихында беренче тапкыр миллионер ил җитәкчесе булды.

Әлеге урынны илнең бүгенгә кадәр булган җитәкчесе Валдис Затлерс һәм Андрис Берзиньш дәгъвалаган иде.
XS
SM
MD
LG