Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннәтулла китсә, нишләрбез?


Казанның "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов
Казанның "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов

Зиннәтулла Биләлетдиновның Русия хоккей җыелма такымының баш тренеры вазифасына китү-китмәве турында анык кына берни әйтелмәсә дә, күпчелек аның Русия җыелмасын җитәкләячәгенә шикләнми. Республика җитәкчелеге дә аның ихтимал булган яңа вазифасына уңай карый.


Быел Словакия республикасында узган хоккей дөнья чемпионатында Русия җыелма такымы уңышсыз чыгыш ясагач, аның баш тренеры Вячеслав Быков такым җитәкчелеге вазифасыннан азат ителгән иде.

Менә шул вакыттан алып бүгенгә кадәр Русия җыелма такымының яңа баш тренеры кем булачак дигән сүзләр спорт җәмәгатьчелегенең көн үзәгендә кала бирә.

Быков урынына Биләлетдинов булырмы?

Дөрес, баштарак та бу урынга бары тик бер генә тренерның – Казанның "Ак Барс" хоккей такымының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдиновның дәгъва кылуы әйтелә иде. Ә соңгы көннәрдәге вакыйгалар бу сүзләрне тагын да ныгытып җибәрде.

Ягъни, хоккей тарафдарлары арасында исеме кыскартып Билл дип йөртелгән татар милләтеннән булган хоккей остазы Зиннәтулла Биләлетдинов Русия җыелма такымының баш тренеры булуга таба бара.

Кем соң ул Билл?

Зиннәтулла Хәйдәр улы Биләлетдинов 1955 елның 13 мартында Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы татар авылы Пицада туа. Ул хоккей белән 1969 елда Мәскәүнең "Динамо" спорт клубында таныша. 1973 елдан 1986 елга кадәр әлеге клубта алка куа.

1984 елда Советлар Берлегенең җыелма хоккей такымы белән Олимпия уеннарында алтын медаль яулый. 6 мәртәбә – дөнья чемпионы, күп мәртәбәләр көмеш һәм бронза медальләр алуга ирешә. Советлар Берлеге җыелма такымында 253 уен уздыра, 21 алка кертә. Ул заманның иң яхшы сакчысы исемен ала.

Зиннәтулла Биләлетдинов хоккей спортында яхшы уенчы булу белән беррәттән, оста тренер исемен дә йөртә. Ул 1988-1992 еллар арасында Мәскәүнең "Динамо" хоккей клубында тренер була. 1993-1997 елларда танылган НХЛ клубларында уңышлы гына эшләп кайта. 1999-2004 елларда "Динамо"ны Русия чемпионы итә.

2004 елда ул Казан "Ак Барс"ының баш тренеры итеп билгеләнә. Бу клубта да ул үзенең осталыгын исбатлый: 2006 елда "Ак Барс" үз тарихында икенче мәртәбә Русия чемпионы исемен яулый, ә 2007дә инде Европаның иң яхшы спорт клубы исемен алу да Биләлетдинов җитәкләгән "Ак Барс"ка насыйп була.

“Татарин” кубогы Биллга бурычлы

"Ак Барс" Гагарин кубогын алгач, 2009 ел
Тик барлык болар арасыннан тамашачыларның күңелендә иң истә калган җиңү 2009 елның 12 апрелендә Русиядә беренче тапкыр уздырылучы Гагарин кубогы өчен барган көчле көрәштә "Ак Барс"ның җиңеп чыгуы булгандыр, мөгаен.

Бу җиңүдә, һичшиксез, Зиннәтулла Биләлетдиновның осталыгы беренче планда торды. Ул вакытта Русиянең күп кенә спорт белгечләре "Ак Барс"ның бу җиңүен бер очраклылык кына дип бәяләргә тырышса да, 2010 елгы Гагарин кубогын да Казан хоккей такымының алуы аңа җанатарлар арасында “Татарин” кубогы дигән исемнең ябышып калуына сәбәп булды.

Бу җиңү исә, алдагы җиңүнең бер очраклылык булмавын, ә осталык нәтиҗәсе булуын тагын бер тапкыр исбатлады.

Биләлетдиновның "Ак Барс"ны тотрыклы рәвештә зур җиңүләргә алып чыгуы Русия хоккей җитәкчелегенең игътибарыннан читтә калмаган, күрәсең. Чөнки аның кебек зур уңышларга ирешүче Русия тренерлары юк.

Зиннәтулла ник дәшми?

Хәзер инде менә шушы тренерны Русия җыелма такымының баш тренеры итеп билгеләргә җыеналар. Дөрес, бу мәсьәлә күптән хәл ителгән инде дип әйтүчеләр дә юк түгел. Тик шулай да әлегә рәсми рәвештә Биләлетдиновның фамилиясе бу вазифа өчен игълан ителмәде.

Ул үзе исә бу турыда берни дә әйтергә теләми. “Советский спорт” газеты соравына биргән җавабында ул, минем планымда әлегә ял итү бар. 20 июльгә кадәр мин ял итәргә уйлыйм. Интернетта йөргән, гаиләсендә проблемнар бар дигән сүзләр – тулысынча ялган. Бер айдан элемтәгә чыгармын, дип әйткән иде.

Миңнеханов Биләлетдиновны "Ак Барс"тан җибәрергә риза

Биләлетдинов Русия җыелма такымы тренеры вазифасы турында дәшмәсә дә, аның каравы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс"ның тулы хокуклы тренерын Русия җыелмасына җибәрергә хәзер булуын әйткән иде:

"Ул эшләгән чорда без 3 мәртәбә чемпион калдык. Әлбәттә, без барыбыз да Русия хоккее өчен җан атабыз. Җиңүләр һәм җиңелүләр барыбызга да кагыла. Бүген тиешле карарлар кабул итү кирәклеге аңлашыла. Баш тренер вазифасына Биләлетдиновны чакыру мәсьәләсе карала. Без моңа шатландык дип әйтә алмыйбыз, кәефебез төште. Чөнки тренер такымда хәлиткеч вазифа башкара.

Бу еллар эчендә Биләлетдинов "Ак Барс"тан коллектив туплый алды, такым яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Әмма мәсьәләне мин генә хәл итмим. Бу гомумдәүләт бурычы. Без бүгенге көндә ил җыелма такымы мәнфәгатьләренең югарырак булуын аңлыйбыз", дигән ул.

Димәк, Мәскәү җитәкчелеге Казан җитәкчелеген җайлаган дигән сүз. Бу аңлатмадан Биләлетдиновның Русия җыелмасына китү-китмәү мәсьәләсе, аңа да, хәзерге вакытта контракты булган "Ак Барс" клубына да бәйле булмавы аңлашыла. Тик менә ул Русия җыелма такымына киткән очракта "Ак Барс"ны кем җитәкләр?

Бу һәм башка сорауларга карата спорт белгече Атлас Гафиятовның төрле фикерләре бар. Безгә өченче тапкыр Гагарин кубогын алу аның хәтле үк әһәмиятле түгел, "Ак Барс"ка республикада туып үскән хоккейчыларны җәлеп итәргә кирәк, дип белдерә ул.

"Ак Барс"ның Татарстан уенчыларын алуы мөһим”

"Җыелма такымын җитәкләү – һәрбер тренерның хыялыдыр, дип уйлыйм. Монда Биләлетдиновның гына теләге истә тотылмый, әлбәттә. Русия җыелма такымы алдына Сочи олимпиадасында җиңү максаты куела", дип саный ул.

Биләлетдиновның дәшмәвен Мәскәүдәге спорт җитәкчеләренең аны рәсми рәвештә бу вазифага билгеләмәве белән аңлата Гафиятов.

Аның сүзләренчә, Биләлетдиновны яңа вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итү июнь уртасында булырга мөмкин. Ул яңа вазифасында да уңышка ирешә алырлык потенциалга ия, ди Гафиятов.

"Ак Барс"ка яңа тренерны билгеләгән вакытта такымның җитәкчеләренә төптәнрәк уйларга кирәк. "Ак Барс" соңгы 3 елда ике тапкыр чемпион булды инде, бу җитә, минемчә.

Мин электән дә әйтә киләм, безгә үзебезнең уенчыларны җыярга кирәк. Үзебездә үскән, үзебездә тәрбияләнгән егетләрне күз алдында тотам. Мин барлык такым уенчыларын алыштырырга дип әйтмим. Яртысын булса да җитә. Шулар белән уйнарга кирәк. Беренче елларда түбән урыннарны алсак та, хурлык түгел. 4-5 елдан соң югары урыннарны алырбыз", ди Атлас Гафиятов.

“Биләлетдиновның татар булуы белән горурланырга кирәк”

Гафиятов, Быков белән Биләлетдинов арасындагы аерма итеп, аларның үз-үзләрен тотышларын күрсәтә.

"Биләлетдинов җиңеп барганда да, җиңелеп барганда да, бернинди эмоциясен дә сиздерми. Бу исә үз-үзен тота белүен күрсәтеп тора.

Ул бит, Быков кебек, хоккейчыларга да кычкырмый. Психологик яктан бу бик зур әйбердер, дип уйлыйм. Аннан соң, дәрәҗәсе дә, титуллары да, осталыгы да Быковныкыннан күбрәк. Ә инде аның татар булуы белән безгә горурланырга кирәк", ди спорт белгече Атлас Гафиятов.

Крикунов "Ак Барс"ка килергә тели

"Ак Барс" эмблемасы
Соңгы мәгълүматларга караганда, Зиннәтулла Биләлетдинов "Ак Барс"тан киткән очракта, Казан клубын, республиканың икенче бер хоккей такымы – Түбән Каманың “Нефтехимик”гы баш тренеры Владимир Крикунов җитәкләргә теләк белдергән.

"Татарстан җитәкчелеге мәсьәләне хәл итә икән, мин Казанга килергә риза. Әмма минем хәзерге вакытта "Нефтехимик" белән тагын бер елга контрактым бар. Һәм бу клубта мине барлык шартлар да канәгатьләндерә", дип ачыклык кертте ул.

Спорт белгечләре исә Биләлетдиновның хоккей остазлыгы язмышының шушы көннәрдә ачыкланачагы турында әйтә.
XS
SM
MD
LG