Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ратко Младич мәхкәмә алдына 4 июль чыгачак


Босния серблары генералы Ратко Младич бүген беренче тапкыр Һаагтагы халыкара трибунал алдына басты. Бүген хөкемдар Альфонс Орие генералны аңа белдерелгән гаепләүләр белән таныштырды.

Младич үз чыгышында авыру булганын, гаепләүләр белән таныш түгел икәнен әйтте һәм 11 маддәдән торган гаепләүләрне өйрәнер өчен өстәмә вакыт сорады.

Чираттагы утырыш 4 июльгә билгеләнде.

15 елдан артык хөкемнән качып йөргән генерал Младич Белград янында кулга алынып сишәмбе көнне Һааг мәхкәмәсенә тапшырылды. Ул Босния сугышы вакытында геноцид кешечелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG