Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаагта Младич эше башланды


 Һаагта Младич эше башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Һаагтагы элекке Югославиядәге хәрби җинаятьләрне тикшерүче халыкара мәхкәмәдә Ратко Младич эше башланды. 3 июнь көнне элекке серб генералы беренче тапкыр трибунал алдына басты. Reuters видеосы.

Серб генералы Ратко Младич үзенә белдерелгән гаепләүләрне “кимсетү” дип бәяләде һәм алар белән танышу өчен өстәмә вакыт сорады.

Һаагтагы элекке Югославиядәге хәрби җинаятьләрне тикшерүче халыкара мәхкәмәдә Ратко Младич эше башланды. Бүген серб генералы беренче тапкыр трибунал алдына басты.

Младич 1992-1995 еллардагы Босния сугышы вакытында геноцидта һәм кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаепләнә. Төп гаепләүләрнең берсе – 1995 елда Сребреница авылында сигез меңләп мөселман ир-егетен үтерергә фәрман бирү. Босния башкарасы Сараевода өч ел ярым дәвам иткән чолганышта 10 меңләп кеше һәлак булды.

Үзенә белдерелгән гаепләүләрне генерал “кимсетү” дип бәяләде.

37 битлек гаепләүләр укыла башлагач та Младич кулын күтәреп, “боларның кеше алдында кычкырып укылуын теләмим”, диде
“Сез әле генә миңа каршы укыган мине мыскыл итүче гаепләүләрне адвокатларым белән кабат укып чыгарга һәм аңларга миңа өстәмә вакыт кирәк. Бу коточкыч сүзләрне, гомеремдә дә ишетмәгән гаепләүләрне аңлар өчен миңа 30 көн генә җитми”, диде Младич үз чыгышында.

Әмма хөкемдар Альфонс Орие, гаепләүләр белән танышыр өчен бер ай җитә, дип мәхкәмәнең киләсе утырышын 4 июльгә билгеләү турында карар итте.

Младич шулай ук үзенең иреккә чыгарылуына кадәр яшәячәгенә өметен белдерде.

Бер үк бинада Босния сербларының элекке җитәкчесе Радован Карадзич эше дә карала.

“Гаепләү нигезендә, Радован Карадзич һәм Ратко Младич 1991 октябреннән 1995 елның ноябренә кадәр дәвам иткән җинаятьләрне бергә оештырган, дип санала”, диде хөкемдар Олие.

Босниядә Сребреница корбаннары туганнары Младичның мәхкәмәдәге чыгышын тыңлый

Серб милләтчеләре арасында Младичны яклаучылар әле дә күп. Алар генерал Босния мөселманнарының хәрби җитәкчеләреннән зуррак җинаять кылмаган, ул серб милләтен яклаган, дип белдерә.

Босния сугышында барлыгы 130 меңләп кеше һәлак булды, федерация таркалды.

Сребреница фаҗигасы корбаннарының туганнары Младичның кулга алынуын хупласа да, генералның сәламәтлеге озын хөкем процессының нәтиҗәсен күреп җәзаны алырлык хәлдә булмавына борчыла. Милошевич эше белән шул хәл булды.

Сребреницаның күрше авылы Прохичидан булган Изудин Аличка 1995 елда 12 яшь булган

15 елдан артык хөкемнән качып йөргәндә Младич йөрәк өянәге кичергән. Аның адвокаты Милош Салич, Младич 2009 елда яман шеш авыруын дәвалар өчен химия терапиясе дә алды, диде. Әмма Сербиянең кайбер рәсмиләре бу мәгълүматның дөреслегенә ышанмый.
XS
SM
MD
LG