Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә атышларда президент Али Абдулла Салих яраланды


Али Абдулла Салих
Али Абдулла Салих
Йәмән башкаласы Санада хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында булган атышларда илнең президенты Али Абдулла Салих, премьер-министр һәм парламент рәисе яраланды.

Гыйсьянчылар президент сараена ут ачкан. Алар тарафында иң көчле кабиләләрнең берсе Шәех Садыйк әл-Әхмәд кабиләсе кешеләре сугыша.

Бүген Санада бәрелешләрдә һәлак булган 50 кеше җирләнде.

Йәмәндә гыйнвардан бирле президентның урыныннан китүен таләп итеп урам җыеннары дәвам итә. Салих Фарсы култыгы илләренең хезмәттәшлек шурасы тәкъдим иткән тынычлык планын кире какты.
XS
SM
MD
LG