Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ачу көнен” оештыручылар чараны башка урынга күчерүдән баш тартты


12 июнь көнне үтәчәк “Ачу көнен” оештыручылар җыенны Пушкин мәйданнан Болотная урамы яки Тарас Шевченко яр буена күчерүдән баш тартты. Бу үтенеч белән аларга Мәскәү хакимиятләре мөрәҗәгать иткән булган.

Бу хакта журналистларга хәбәр иткән “Сул фронт” координаторлары Константин Косякин һәм Сергей Удальцов хакимиятләр белән килешүгә өмет итә.

Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә оештырылган “Ачу көне” чаралары гадәттә көч кулланып таратыла.
XS
SM
MD
LG