Accessibility links

“Идел-Урал” легионының газаплы дәвамы


Спектакль буклеты
Спектакль буклеты

Башкортстанда ачылган Туймазы татар дәүләт театрының Зөлфәт Хәким пьесасы нигезендә куелган “Легионер” спектакле “Нәүрүз” фестивалендә зур уңыш казанды.


Узган атнада Казанда бик күп мөһим һәм кызыклы мәдәни чаралар, чын сәнгати вакыйгалар булып узды. Төрки халыкларның театрлары алып килгән әсәрләренең һәркайсы үзенчәлекле, кайберәүләре көтелмәгән яңгыраш таба, тамашачыларны гаҗәпләндерә.

Кыргыз артистларының ачык һавада күрсәткән сүзсез тамашалары, Япония һәм Германия сәнгатькәрләре әзерләгән уртак проект-тамашаның Камал театрында кече сәхнәдә күрсәтелүе, бурят скульпторы Даши Намдаковның “Хәзинә” залында ачылган күргәзмәсе, шул күргәзмәдәге чын төркиләрчә ясалган сыннар һәм бизәкләр, нәкъ шул көннәрдә төркиләр җыелган җиргә күренекле язучы һәм тарихчы Морат Аджиның килүе – үзенә күрә бер могҗиза кебек.

Бу хакта киләчәктә журналистлар, сәнгатьчеләр сөйләр һәм язар. “Азатлык” радиосы да бу эштән читтә калмас. Һәрхәлдә, гадәттә, шәһәрнең йөзен күрсәтүче һәйкәлләр, архитектура бизәкләре Көнбатыш яки Мәскәү мәдәнияте рухында гына түгел, ә чын төрки, шәрык рухиятенең үзенчәлеген дә күрсәтергә тиештер.

Менә шушы рухият, милли эстетика, төркичелек мәсләге белән бәйле вакыйгалар арасында Туймазы татар дәүләт драма театрының “Легионер” спектакле көтелмәгән яктан күңелне яулап ала. Ул уйландыра, сискәндерә, яңа сораулар, газаплы фикерләр уята. Әмма бу спектакльдә бернинди ерак тарихтагы риваятьләр дә, фәлсәфи лирика да юк.

1944 елның февралендә совет гаскәри әсирләреннән төзелгән “Идел-Урал” легионының 825нче батальоны Кызыл Армиягә каршы сугышка җибәрелә. Әмма һитлерчылар киеме кигән меңгә якын татар һәм башкорт Витебск янында Беларус партизаннарына кушыла һәм совет армиясе белән бергә фашизмга каршы сугышның соңгы көненә хәтле катнаша. Ә сугыштан соң элекке легионерлар – илгә кайтыр өчен каршы якка “хезмәт иткән” һәм үз ватанына кайткан каһарманнарны нинди язмыш көткән соң?

Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Зөлфәт Хәким сугыш кырында бер милләт вәкилләренең бер-берсенә каршы чыгулары, әмма уртак милли моң һәм туган телнең аларны якынайтуы турында “Телсез күке” дигән көчле пьеса язган иде. Камал теары аны сәхнәләштереп, дәүләт бүләкләренә һәм тамашачы мәхәббәтенә лаек булды.

Туймазы театры алкышлар кабул итә
Шагыйрь Дәрдемәнднең “Сөт калыр, Ватан китәр!” дигән гыйбарәсе милләт һәм нәселнең, милли рухиятнең административ чикләрдән мөһимрәк булуы совет чорында да хилафлык дип тамгаланыр иде. Сугыш окопларының үз хакыйкате. Дошман ягына чыгып, аның киемен кию генә түгел, чолганышка эләгеп, әсирлеккә төшү дә үзе бер җинаять саналган.

“Легионер” әсәренең баш каһарманы Яппар (Фәндил Мөхәммәтдинов) фашистлар концлагерында “Идел-Урал” легионына керергә мәҗбүр була. Ул документаль тарихи чыганакларда ачык итеп әйтелгән реаль вакыйгаларда катнаша. Фронтка баргач, легионерларның зур өлеше туган якка, ватанга кайтырга әзерләнгән. Яппар да Витебски янында партизаннарга кушылган 825нче батальонда булган. Алар иптәшләре белән бергәләшеп коралны фашист гаскәренә каршы борганнар.

Мондый каһарманлык өчен аларга орденнар, медальләр бирелгән дип уйлаучылар ялгыша. Яппарның үзеннән дә алда яман аты туган авылына кайта: “Ул хыянәтче, легионга язылган, туган иленә каршы сугышта катнашкан”. Сугыш тәмамланганнан соң ул 6 ел Красноярски төрмәләрендә утырып, кыйналып, хәлсезләнеп өенә кайта.

Абыйсы да, яраткан кызы да, авылдашлары да аңа нәфрәт белән карый – ул “изменник родины”. Легионер булуы аркасында аның туганнарын кысрыклыйлар, үзен мәсхәрәлиләр.

Эшләргә, яшәргә мөмкинлек булмагач, Яппар гидростанция төзелешенә чыгып китә һәм яңа кешеләр арасында тырыш хезмәте белән яңадан тигез хокуклы кеше статусын яулый. Тик барыбер аның үткәндәге ”кара сакалы” артыннан өстерәлеп йөри. Газиз әнкәсе (Римма Ключарева) генә аны аңлый, ихлас кызгана.

Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры залында барган бу спектакльгә килүчеләр бу тарихны тетрәнеп карады. Тамашачыларның симпатияләре шул “хыянәтче” легионер ягында булды.

Спектакльнең программа-буклетында “Идел-Урал” легионының тамгалары һәм тарихи фоторәсемнәр куелса да, сәхнәдә легионерлар тормышы, фронт, әсирлек вакыйгалары күрсәтелми. Туймазы театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов Зөлфәт Хәкимның зур күләмле театраль романының иң мөһим урыннарын гына сайлап алган.

Совет чорындагы бәгырьсез дәүләт сәясәте һәм әсирлектән кайткан кешеләргә карата вәхши мөнәсәбәт тамашачыны тетрәндерә. Яппар үзенең беркемгә сатылмаганын, бер тапкыр да үз иле ягына атмаганын йөзләрчә тапкыр кабатласа да, аңа ышанмыйлар. Ул күргән рухи һәм физик газаплар баш каһарманны көтелмәгән нәтиҗәгә килергә мәҗбүр итә.

“Әгәр дә менә шундый хәлләргә очраячагымны белсәм, чынлап та сатылган булыр идем, бу якка аткан булыр идем!” ди ул, аянычын һәм сызлануын җиңә алмыйча. Яппарның шушы “хыянәтче” фикере яңгыраганда, күз яшьләре чыккан тамашачылар гөрләтеп кул чаба.

Чыннан да, әсирлектән качып, туган илем, халкым дип кайтучылар Сталин палачлары тегермәненә эләккән. Совет режимы үзе менә шундый “патриотик” тәрбия, ихлас нәфрәт уятучы системага әверелгән.



“Легионер” спектакленең куелышы да, артистларның уйнавы да тирән дулкынлану белән кабул ителә. Яппарның туган авылын сусаклагыч төбендә калдыручы райком секретаренә каршы чыгуы әсәргә яңа сюжет агымы өсти. “Мәсхәрәләнгән” легионер кыю һәм гадел башбирмәс каһарманга әверелә. Бер театр тамашасында бер үк шәхеснең төрле шартларда калуы һәм рухи яктан ныгуы, үсүе бу әсәрне киң колачлы чын романга әйләндерә.

Спектакльдән соң оештырылган сөйләшүдә Мәскәүдән килгән атаклы сәнгать белгечләре Алексей Бартошевич һәм Анна Степанова Туймазы театры күтәргән теманың зурлыгын, ул күрсәткән хакыйкатьнең никадәр үзәк өзгеч булуын билгеләп үттеләр. Алар бу яшь театрның иҗатын илдәге, дөньядагы иң яхшы театрлар белән берүк үлчәмнәргә куеп бәяләделәр.

Кайбер ярымтехник җитешсезлекләргә карамастан, гомумән, “Легионер” спектакле театр белгечләрендә, махсус чакырылган тәнкыйтьчеләрдә уңай тәэсир, җитди фикерләр уятты. Тамашачылар да, белгечләр дә спектакль турында түгел, ә сәхнәдә күрсәтелгән язмыш, халык тарихының никадәр катлаулы, аяныч булуы хакында уйлый башладылар.

Әгәр дә сәяси цензура заманнары булса, яки махсус кешеләр бу әсәрне караса, мөгаен, театрның үзен дә “изменник родины” дип атарлар иде. Бары тик менә шундый чын каһарманнар дөрес тарих кына халыкны, илне ныгыта ала.

Шулай итеп, үзгәртеп кору елларында Башкортстан Республикасында ачылган Туймазы татар дәүләт театры үзенең сәхнәдә иң югары дәрәҗәдәге әсәрләр иҗат итәргә сәләтлеген исбатлады.
XS
SM
MD
LG