Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якшәмбе Дүшәнбедә Сабан туе


Узган елгы Ижау Сабан туенда
Узган елгы Ижау Сабан туенда

Таҗикстан башкаласы Дүшәнбе Сабан туена Турсунзадә, Хуҗанд, Курган-Түбә татарлары да җыела. Республикада 13 меңләп татар яши.


Сабан туе кайда гына үтмәсен, милли бәйрәмнең һәр төбәктә үз бизәге бар. 5 июнь көнне Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә булачак бәйрәмдә көрәштә җиңүчегә “Республиканың 2011 елгы батыры” дигән исем биреләчәк һәм ул исем белән ел буе горурланачак.

Узган ел “Республика батыры” исеменә Таҗикстанның Турсунзадә шәһәрендә яшәүче алюминий табу ширкәтендә эшләүче 23 яшьлек Вагиз Солтанов лаек булган. Әлеге җиңүне Вагиз Дүшәнбе шәһәре Сабан туенда яулаган. Таҗикстан башкаласы Сабан туеның тагын бер үзенчәлеге бар. Син батыр булгансың икән инде, төп бүләкне – тәкәне иң өстеңә салып мәйдан түгәрәген әйләнеп чыгарга тиешсең.

Дүшәнбе Сабан туе тагын бер үзенчәлекле ягы белән аерылып тора. Монда төрле милли уеннарда, ярышларда шәһәрләр дә үзара көч сынаша дип әйтергә була. Бәйгегә татарлар күп булып яшәгән Дүшәнбе, Турсунзадә, Хуҗанд, Курган-Түбә такымнары да чыга.

Таҗикстан татарлары җырга-моңга сусаган

5 июнь көнне Дүшәнбедә Сабан туе дүртенче тапкыр үтәчәк. Быелга кадәр булган бәйрәмнәргә 300гә якын кеше җыелган иде, дип белдерде Дүшәнбедә яшәүче “Deutsche Welle” хәбәрчесе Галим Фәсхетдинов.

Быел исә, бәйрәмдә тагын да күбрәк кеше булыр дип көтәләр. Чөнки Татарстан башкаласыннан бәйрәмдә катнашу өчен “Казан егетләре” төркеме дә килгән. Мондагы татар халкы милли җыр-моңга бик сусаган булган. Алар “Казан егетләре” белән очрашуны көтә. Сабан туена кадәр “Казан егетләре” Дүшәмбедәге мәдәният сайраларының берсендә концерт та бирәчәк.

Күпләр тарихи ватаннарына омтыла

Казан һәм Дүшәмбе, Казан һәм Хуҗанд арасында туры очкыч булу ике-ара бәйләнешләрне арттыра бара, ди Фәсхетдинов. Очкыч булу Татарстанга эшкә барырга һәм тарихи ватаннарына күченергә җыенганнарга кулай булып тора.

Фәсхетдинов әйтүенчә, соңгы җанисәп нәтиҗәләре Таҗикстанда 18 меңләп татар яши дип белдерсә дә, бүгенге көнгә монда яшәүче милләттәшләр 12-13 мең тирәсе булыр. Ил икътисади кыенлыклар кичергәнгә, эшсезлек булганга күпләр монда калырга теләми.

“Ватаннары да тарта һәм аннан соң монда яшәүче татарлар һәм башкортлар яхшы тормыш эзләп тарихи ватаннарына – нәкъ Татарстанга һәм Башкортстанга омтыла. Татар яшьләренең күпчелеге Татарстан югары уку йортларына керергә тырыша һәм бик күпләр анда тормыш корып җибәреп торырга да кала”, ди Фәсхетдинов.

Русиядә, читтән килеп эшләүчеләргә, гадәттә, кимсетеп, түбәнсетеп карыйлар. Алдан сөйләшкән акчаларын түләмәскә тырышалар, хезмәткә чакыручылар эшчеләрне бик начар шартларда яшәтә.

Фәсхетдинов әйтүенчә, Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда бик күпләр Татарстаннан канәгать булып кайта. Анда скинхедлар да һөҗүм итми, җылы мөнәсәбәт тоя алар. Татарстанда мигрантларны эш белән тәэмин итү һәм аларның хокукларын яклау оешмасы башлыгы Таҗикстаннан чыккан Мәгърүф Хаҗиев булу да килеп туган проблемнарны чишәргә ярдәм итә.

Дүшәнбедә ике татар оешмасы бар

Таҗикстанда яшәүче татарларның күбесе эшле. Алар сәнәгать ширкәтләрендә, медицинада һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттә.

Алар елга бер тапкыр Сабан туенда гына очрашып калмый. Дүшәнбедә ике татар оешмасы эшли - “Дуслык” һәм “Өмет”. Фәсхетдинов әйтүенчә, “Дуслык”ка йөрүчеләр күп һәм алар һәр якшәмбе саен элекке “Йортлар төзелеше комбинаты” бинасына җыелып тора. Татар язучыларына багышланган кичәләр, балалар өчен төрле чаралар, дини һәм милли бәйрәмнәрне дә үткәрәләр.

“Бу ике оешма да Дүшәнбедә эшли. Элек бер генә -“Дуслык” кына бар иде. Аннан соң икегә бүленделәр. Һәм аның сәбәпләре ахырга кадәр билгеле түгел”, ди Фәсхетдинов.

Элек Таҗикстанга, хәзер ватанга

Галим Фәсхетдинов үзе Дүшәнбедә туып үскән. Хәзер дә шунда яши. Башкортстанның Миякә якларында гомер иткән бабасы узган гасырның 30 елларында кулак дип милке тартып алынып Таҗикстанга сөрелгән. Әбисе Русиядә октябрь инкыйлабыннан соң Таҗикстанны күтәрергә дип җибәрелгән ун меңчеләр арасында була.

Советлар Берлеге заманнарында да югары уку йорты бетергән күп кенә татарлар юллама алып бу якларга килеп урнашып кала. Хәзер аларны яхшы тормыш эзләү һәм тарихи ватаннары тарта.
XS
SM
MD
LG