Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Коръән уку ярышы үтте


Ярышка килүчеләр
Ярышка килүчеләр

Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллиятендә Коръән уку бәйгесе узды. Анда балалар һәм мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр катнашты.


Чарага йөздән артык бала килгән иде. Балалар яшьләре буенча 7-12, 12-16 яшьлек төркемнәргә бүленеп алышты.

Мөхәммәтдин Зәйнетдинов
Коръәнне яттан белүчеләр аерым ярышты. Яттан белүчеләр арасында иң яше таҗик милләтеннән булган 6 яшьлек Мөхәммәтдин Зәйнетдинов булды. Бәяләмә төркемнәрендә Мисырдан килгән белгечләр эшләде.

Бәйге ахырында җиңүчеләр билгеләнде, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Башкортстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин сүзләренчә, бу чара елдан-ел күбрәк кешеләрне җыя.

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
“Коръән уку ярышы зур бәйрәм. Анда урын алу-алмауга карамастан катнашучы һәркем зурлауга, хөрмәтләүгә лаек. Бу зур савап. Без бу чараны соңгы берничә елда даими үткәреп киләбез. Соңгы ике елда балалар арасындагы алышларны теплоходта үткәрдек”, диде мөфти.
XS
SM
MD
LG