Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия белән Татарстан чигендә янгыннан читкә күчерелгән кешеләр өйләренә кайтты


Удмуртия белән Татарстан чик буендагы Пугачево авылында җомгага каршы төндә чыккан янгын һәм шартлаулар сәбәпле эвакуацияләнгән 28 меңләп кеше кире өйләренә кайтты.

Шартлау тавышлары бүген дә ишетелде. Хәрбиләр янгын нәтиҗәләрен якшәмбегә кадәр бетерәләчәген белдерде.

Барлыгы 86 кеше яраланды, 40 кеше әле дә хастаханәдә.

Удмуртия һәм Татарстанда шартлаулардан йөзләгән йорт зыян күрде.
XS
SM
MD
LG