Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә балалар бакчалары таләп итеп оештырылган чара тәмамланды


Ижауның татар бакчасына йөрүче балалар
Ижауның татар бакчасына йөрүче балалар
Русиянең 30 шәһәрендә бакчаларда балаларга урыннар таләп итеп каршылык чарасы оештырылды.

"Балаларга мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген тудыру өчен" дип исемләнгән чара Русиянең 30 шәһәрендә 1-5 июнь көннәрендә узды. Укытучылар һәм ата-аналарның төп таләпләре – балалар бакчаларын берләштерүне туктату, тәрбиячеләргә хезмәт хакларын арттыру, баш санитар табибы Геннадий Онищенко һәм мәгариф вә фән министры Андрей Фурсенконы урыннарыннан алу.

Бөтенрусия каршылык чарасы Мәскәү янындагы Одинцово шәһәре хакимияте каршында узган урам җыены тәмамлады.

“Одинцово шәһәрендә бу проблема бик кискен, бакчаларга чиратта өч меңләп бала тора. Мин баламны сигез ай тулгач чиратка бастырдым. Сентябрьдә безгә инде ике яшь тула. Бер ел өчендә чират дүрт кенә балага күчте. Санап чыгару авыр түгел, безнең чират бәлки 10 елдан җитәр. Әлбәттә, аның кирәге калмый инде. Мин шуңа күрә монда чыктым. Без Сколково авылыннан өч кенә чакрымда яшибез. Анда хакимиятләрнең югары технологияләр үзәге булдырганда монда гап-гади балалар бакчасы ача алмауларына шаклар ката. Әлбәттә, хакимиятләрнең халыкның ризасызлыгын күрәселәре килми. Әмма мин үзем барысын да яктыртып, мәгълүмат чаралары белән элемтәдә торып бу эшемне дәвам итәргә җыенам", диде Одинцово шәһәрендә урам җыенын оештырган Ксения Ефремова.

Барлыгы Русиядә ике миллионлап балага бакчаларда урын җитми. Кайбер шәһәрләрдә хакимиятләр әлеге ризасызлыкка игътибар итеп проблеманы хәл итү чараларын тәкъдим иткән. Киләсе чараларга тагын да күбрәк кеше катнашырга теләк белдерде, ди оештыручылар.
XS
SM
MD
LG