Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Бу атнада гына татар интернетында тагын бер сайт – Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең яңартылган сайты дөнья күрде. Бу уңайдан сәхифә координаторы, администраторы һәм Диния нәзарәтенең мәгълүмат һәм дәгъват бүлеге мөдире Ришат Хәмидуллин белән әңгәмә кордык.


Раил Гатауллин. Күпләр Диния нәзарәте турында мәгълүмат алу өчен моңа кадәр e-islam.ru сайтына керә иде. Бу сайт та исән-сау, яңа сайт та дөнья күрде. Менә яңа сайтның максаты һәм бурычлары нидә?

Ришат Хәмидуллин. Чыннан да, e-islam.ru сайты бүгенге көндә яшәп килә. Әмма, кызганычка каршы, ул үзенең актуальлеген югалтты. Бүгенге көндә dumrt.ru – яңа сайт, ул безнең бүгенге замана таләпләренә җавап бирә. Идарә итү ягыннан, шулай ук структурасы белән.

Һәм анда тупланган рубрикалары белән ул безне канәгатьләндерә. Әгәр дә сез әлеге сайтка игътибар итсәгез, анда хәзер контактлар бүлеге, шулай ук уку-укыту бүлеге, китаплар һәм башка-башка бүлекләр барлыкка килде. Алар сезгә Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән якынрак танышырга ярдәм итәчәк.

Раил Гатауллин. Кайбер мөмкинлекләрен инде әйтеп киттегез. Тагын нинди үзенчәлекләре бар, әйтеп китсәгез иде. Чөнки бу кулланучыларыбыз өчен кызыклы. Мәгълүматны алар аннары сайтыгызга кергәч, әлбәттә, күрерләр. Аларны кызыксындырырлык тагын нинди үзенчәлекләрен әйтеп китә аласыз?

Ришат Хәмидуллин. Тагын шулай ук бездә видео һәм фоторепортажлар булачак. Элеккеге сайт версиясендә алар юк иде. Хәзер без махсус фоторепортажлар ясыйбыз, видеороликлар төшерәбез. Шулай ук әле аудиороликлар да булачак. Алар безнең сайтка керүчеләрне кызыксындырыр дип ышанам.

Бүгенге көндә e-islam.ru сайты белән эшләү техник яктан бик авыр. Мәгълүмат урнаштыру булсынмы, башкасымы. Таләпләр үзгәрә, технологияләр үзгәрә. Без эшебезне җиңеләйтәбез, яңа сайтның ачылуы да шул сәбәпле булгандыр.

Раил Гатауллин. Инде сайтның мөмкинлекләре арткачтын кулланучылар өчен дә уңайлырак була бара.

Ришат Хәмидуллин. Әлбәттә! Информация табарга теләсәләр дә, я үз теләкләрен безгә җиткезергә уйласалар да, андый уңай мөмкинчелекләр булачак.

Раил Гатауллин. Шуңа игътибар итеп китәсем килә: бүгенге көндә интернет челтәрендә татар телендә эшләп килә торган дин, ислам турында сайтлар бик аз. Алар яисә рус телендә, яисә башка телләрдә. Андый сайтлар юк түгел, бар. Даими эшләп килә торганнары да бар.

Татар теле белән элеккеге e-islam.ru сайтында да бик авыр иде, анда материаллар бик аз иде. Менә хәзерге яңа сайтта татарча һәм русча тигез дәрәҗәдә алып барырлык мөмкинлекләр бармы? Сезнең планнарыгыз ниндирәк?

Ришат Хәмидуллин. Әлбәттә, бар. Белүегезчә, безнең республикабызда мөселманнарның күбесе татар телендә сөйләшә. Шуңа күрә, хәзер мөфтинең фәрманы белән дә безнең барлык имам-мөхтәсибләр безгә даими мәгълүмат бирәчәк. Без шул мәгълүматны татар телендә, сайтның татар версиясендә, һәм шулай ук рус теленә тәрҗемә итеп урнаштырачакбыз. Шуңа күрә информация ягыннан сайт яңартылып барачак.

Раил Гатауллин. Рус һәм татар телләрендә булуы аңлашыла. Сайтның тагын нинди телләрдә эшләп китүе көтелә?

Ришат Хәмидуллин. Бүгенге көндә безгә иң мөһиме – сайтны рус һәм татар телләрендә эшләтеп җибәрү. Киләчәктә инде без инглиз, гарәп, төрек телләрендә дә сайтны алып барырга уйлыйбыз.

Раил Гатауллин. Бу теманы әзерләгәндә интернетта ислам динен яктырткан һ.б. шушы өлкәдәге сайтларны карап киттем. Һәм менә шундый сайтлар бар, Татарстанда күрмәдем, күбрәк инде башка регионнарда.

Кайбер сайтлар ябылган. Анда “Экстремистлыкта гаепләнеп ябылды” дип язып куелган, хәтта. Шундый сайтлар да очрады. Бу өлкәдә инде мәгърифәт эшчәнлеге алып барырга кирәк, дип уйлыйм. Бу өлкәдә Диния нәзарәте сайтында ниндирәк эшчәнлек күз алдында тотыла?

Ришат Хәмидуллин. Беренчедән, безнең мөфтиебез Илдус хәзрәтнең чыгышлары. Ул шул ук видео форматында, аудио форматында һәм мәкалә формасында булачак. Белгәнегезчә, без традицион Исламны яклап чыгабыз. Һәм шуңа күрә безнең барлык материаллар да шул юнәлештә барачак.

Вәгазь булсынмы, аудиороликлар, видеороликлар булсынмы – бөтен материаллар тикшереләчәк. Һәм, әлбәттә, безнең максатыбыз – чит илләрдән кергән һәм безнең татар халкына хас булмаган юнәлешләрне юк итәргә; безнең татар халкына хас булган исламны күрсәтергә, аңлатырга һәм таратырга.

Раил Гатауллин. Тагын бер шундый сорау. Сайт белән мин кереп таныштым инде. Бик матур гына килеп чыккан, дизайн да бик яхшы. Һәм тагын шундый уникаль момент – сайт информатив кына түгел, гомумән, кешеләр белән аралашу мөмкинлеген бирә. Ягъни, Диния нәзарәте белән элемтәгә, контактка кереп, аралашырга, ниндидер ярдәм сорарга, киңәшләшергә мөмкинлек бар. Шушындый мөмкинлекләре өчен бу сайт кулланучыларда бик киң кулланылыш таба алыр дип уйлап калам.

Ришат Хәмидуллин. Чыннан да шулай. Чөнки бүгенге көндә без барыбыз да хәзер электрон версиягә күчеп барабыз. Һәм Диния нәзарәтенә һәм мөфтигә карата безнең мөселманнарыбызның һәм халыкның күп кенә сораулары бар. Бөтен кешеләрне дә ул кабул итеп өлгерә алмый.

Шуңа күрә алар безнең сайт аша безгә хат язып, сорауларын җибәреп җавап көтә ала. Бөтен сорауларга мөфти хәзрәт үзе индивидуаль рәвештә җавап бирә. Әгәр дә ярдәм кирәк икән – ярдәм итә, әгәр дә инде берәр үзенчәлекле хәл булса, очрашу да билгели.

Әлеге сайтны кулланып, бөтен кеше дә мөфти белән, Диния нәзарәтендә эшләүче хезмәткәрләр белән элемтәгә керә ала. Минем фикеремчә, бу бик уңайлы әйбер һәм киләчәктә без аның файдасын да күрербез дип ышанам.

Шуны да әйтеп үтәсем килә, сайтның интерфейсы һәм дизайны да үзгәрде, хәзер ул бик уңайлы һәм җиңел. Сайтка кергән кулланучылар, яшьләренә карамастан, үзенә кирәкле мәгълүматны таба алачак.

Раил Гатауллин. Киләчәктә сайтка уңыш теләп калам. Һәм инде татар интернетында барлык татар интернетчыларын үзара татар телле проектлар белән баннерлар алышырга чакырам.


* * * *

Интернет яңалыклары

Узган атнаның кайбер интернет яңалыклары белән таныштырып узабыз:

1 июнь – Балаларны Халыкара яклау көне. Әлеге көн уңаеннан, интернет челтәрендә балаларны яклау максатыннан, Петербурдагы Agnitum Ltd компаниясе үзенең Outpost Antivirus Service антивирусына 6 айга бушлай лицензия тәкъдим итте. Бушлай купоннарны таратуны Vigoda.ru сайты оештырды.

Интернет челтәрендә Татар википедиясе үз үсешен дәвам итә. Бүгенге көндә анда 8760 мәкалә җыелган. Якын арада Википедиянең татар өлеше 10000 мәкалә туплап, үзенең зур булмаган юбилеен билгеләп үтәргә җыена.

Интернет челтәрендә тагын бер ресурс – “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының рәсми сайты үсеш алып килә. Әлеге ресурс Русиядәге татар авыллары турында мәгълүмат туплауны һәм аны урнаштыруны дәвам итә. Аны үстерүгә сез дә өлеш кертә аласыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG