Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Сабан туе узды


Сабан туе батыры Виталий Щур
Сабан туе батыры Виталий Щур

4 июнь көнне Омскида шаулап-гөрләп Сабан туе бәйрәме булып узды. Милли бәйрәмебез биредә инде бишенче мәртәбә оештырыла һәм елдан-ел киңрәк колач ала, дәрәҗәлерәк төстә үтә.


Омски Сабан туе һәр елны да шәһәрнең авыл хуҗалыгы күргәзмәләре үткәрелә торган “Агро-Омск” паркында уза. Оештыру эшләрен “Татарстан-Омск” икътисад һәм мәдәният үсешенә юнәлтелгән партнерлык оешмасы һәм өлкә татар милли мәдәни мохтарияте башкара. Матди чыгымнарның төп өлешен химаячылар күтәрә. Өлкә һәм шәһәр хакимиятләре ягыннан да берникадәр ярдәм була: бәйрәм үткәрү өчен грантлар бәйгесе буенча билгеле бер күләмдә акча бирелә, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм күрсәтү, тәртип саклау кебек хезмәтләрне дә хакимият үз өстенә ала.

Катнашучылар, кунаклар, тамаша кылучылар Омскиның үзеннән, өлкәнең татар авылларыннан һәм Русиянең кайбер төбәкләреннән була.

Чыгышлар һәм тәбрикләүләр

Быелгы бәйрәм халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган иде.

Сабан туен ачу тантанасы башлангач, беренчеләрдән булып халыкны Себер мөселманнарының диния назәрәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов тәбрикләде. Аннары ул, бәйрәмгә хәер-фатиха биреп, дога кылды.

Мөфтидән соң халыкны бәйрәм белән өлкә хакимияте башлыгы урынбасары Александр Артемов, өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Равил Бикбауов тәбрикләде. Алардан соң сүз Казан кунагына – Татарстанның юстиция министры урынбасары Минфаяз Сафинга бирелде. Минфаяз әфәнде Сабан туеның уңышлы узуын теләде һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен җиткерде.

Милли уеннар

Рәсми чыгышлардан соң сәхнәдә сәнгать коллективларының чыгышлары башланды, мәйданнарда Сабан туе уеннары барды. Бәйгеләр, башка еллардагы кебек, күптөрле булды: баганага менү, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, сулы чиләкләр күтәреп һәм авызга йомырка салган кашык кабып йөгерү, чүлмәк вату кебек милли уеннар барды.

Махсус түшәмәләр җәелгән мәйданчыкта Сабан туеның “йөзек кашы” булган татар көрәше барды. Анда төрле авырлыкларда батырлар бил алышты. Ахырда Сабан туе ның абсолют батыры билгеләнде. Абсолют батыр дип Омски егете Виталий Щур табылды. Ул музыкаль үзәк һәм тәкә белән бүләкләнде. Сабан туе йоласы буенча Виталий Щур, тәкәне җилкәсенә салып, мәйданны әйләнеп чыкты.

Сабан туе уеннарында татарлардан тыш, башка милләт халыклары да катнашты. Төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр арасында алар да булды.

Сабан туеның мәдәни өлеше

Сабан туеның концерт программасына килгәндә, анда Омскиның “Умырзая” һәм “Алмаз” коллективлары, Большеречье районының “Гөлләр”, Тара районының “Нур” һәм “Кояш”, Колосовка районының “Мәхәббәт” ансамбльләре, берсен-берсе алыштырып чыгыш ясады. Программада казакъ, рус һәм башка милләтләр коллективларына да урын бирелгән иде.

Сабан туеның концерт программасын оста һәм матур итеп “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадио ширкәте хезмәткәре Зәмирә Гәрәева һәм Омски егете Линар Хаҗиев алып барды. Аларның дәртле тавышлары бәйрәмгә килгән кешеләрнең күңелләрен дәртләндереп торды.

Сабан туе концертының төп бизәге – Татарстан артистларының чыгышы булды. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы быел Омскига “Мирас” инструменталь ансамблен һәм танылган җырчыларны – Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарны җибәргән иде. Аларның чыгышын халык аеруча яратып калды, кайнар алкышларга күмде.

Яшь артистлар үзләре дә омскиларны яратып калганнар.
“Омски Сабан туенда без беренче мәртәбә катнашабыз. Бар да яхшы оештырылган, матур җирдә, киң чиста паркта, кешеләр дә матур киенгәннәр, без омскиларны бик яраттык”, ди Булат.

Динәгә дә Омски халкы ошаган. “Мин үземне Татарстанның бер авылында кебек хис итәм. Татарлар бар җирдә дә татар инде. Сөйләшүләре дә, милли уеннары да нәкъ бездәге кебек. Бик яраттым халыкны. Бу якларга концертлар белән барып чыгарга да ниятебез бар”, ди Динә.

Сабан туена карата омскилар фикере

Омскилар үзләре Сабан туена ничек карый? Бу сорауга кешеләр төрлечә җавап бирде. Кемдер Сабан туена ял итү өчен килгән, кемдер дуслары, якыннары белән очрашырга теләгән, кемдер яшь вакытын искә төшергән, яшьлегенә әйләнеп кайткан кебек булган.

Фикерләр төрлечә булса да, бар кеше өчен дә бер нәрсә уртак: бар кеше өчен дә Сабан туе – чын мәгънәсендә зур бәйрәм. Кешеләр аны ел буе көтеп алган, бәйрәмгә ашкынып килгәннәр.

Милли бәйрәмебез киләчәктә дә онытылмас, халкыбызның яраткан, көтеп алган бәйрәме булыр дигән теләктә калыйк.

XS
SM
MD
LG