Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең булдыклы хатын-кызлары берләште


Анна Чапман "тәти" булмаса да, актан киенгән
Анна Чапман "тәти" булмаса да, актан киенгән

“Отличницы” хәрәкәте 2018 елда президентлыкка хатын-кыз чыгуына ирешергә тели.

Июньнең беренче көнендә Мәскәүдә “Отличницы” хәрәкәте тәкъдим ителде. Актан киенгән, үзләрен “тәти кызлар” дип атаган төрле яшьтәге ханымнар 2018 елда Русиянең президенты хатын-кыз булырга тиеш дип саный.

Бүгенге көндә Русия сәясәтендә хатын-кызлар саны 6%тан артмый. Яңа хәрәкәт сәясәт һәм ил белән идарә итүчеләрнең һәр икенчесе хатын-кызлар булырга тиеш дип саный.

Яңа хәрәкәтнең символы – “5+” билгесе, төсләре – ак һәм сыек яшел. Аны социолог һәм Дәүләт Думасында “Бердәм Русия” депутаты Ольга Крыштановская җитәкли.
Ольга Крыштановская: Без чибәр, без булдыклы, без җиңәчәкбез...

“Беренче тапкыр мондый хәрәкәт өстән кушу белән түгел, ә хатын-кызларның үз ниятләре белән оештырыла. Һәм гап-гади хатын-кызлар нияте белән генә түгел, ә без “тәти кызлар” дип атаган – яхшы укып, эшләп уңышка ирешкән хатын-кызлар нияте. Безнең хәрәкәттә Олимпия уеннары чемпионнары, эшкуар хатын-кызлар, танылган сәнгать осталары, галимәләр, профессорлар һәм депутатлар бар. Аларның күңелләре күтәренке. Бу хатын-кызлар бары тик уңышка һәм җиңүгә өмет итә”, диде Крыштановская.

Горбачев вакыфының башкарма мөдире Ольга Здравомысловага хәрәкәтнең исеме ошамый.

“Отличницы” дигәндә, күз алдына берсүзсез кушканны үтәгән, һәр сүзгә буйсынган, чәченә ак тасма таккан, ак алъяпкыч бәйләгән “тәти кызлар” килеп баса. Укытучы сүзеннән чыкмаган, һәр сорауга җавабы әзер булганнарны мәктәптә бик яратмыйлар”, ди Ольга Здравомыслова.

Русиянең булдыклы хатын-кызлары хәрәкәте күптән түгел премьер-министр Владимир Путин төзегән Халык фронтына да керергә ният белдерде.

Мәскәүдәге сәяси тикшеренү үзәге башлыгы Сергей Михеев, яңа хәрәкәтнең төп максаты – үз вәкилләрен декабрьдә Дәүләт Думасына сайлату, ди.

“Бөтенрусия халык фронты ярдәме белән алар намзәтләр арасына үз вәкилләрен кертә ала. Бу гади генә әйткәндә хакимият исемлегенә керү, Дәүләт Думасына сайлану дигән сүз. Бөтен эш шунда, минемчә”, ди Михеев.

Лилия Шевцова: ямьсез хатын-кызларның проблемнарын кем хәл итәр?
Мәскәү Карнеги үзәге башлыгы Лилия Шевцова да Сергей Михеев белән риза. Кайчандыр хакимиятләрне тәнкыйтьләгән Ольга Крыштановская үзенең җылы урынын саклап калырга тырыша, ди Шевцова.

“Ольга Крыштановская хакимият кешеләре арасына керде. Ул кешеләрнең һәрберсе үз урыннарын саклап калыр өчен, әмма бер үк вакытта үзләренә ул урынны биргән хакимиятне дә ныгытыр өчен көрәшә”, ди Карнеги үзәге вәкиле.

Бу төр хәрәкәтләр барлыкка килеп, бер ел эчендә юкка чыгачак, ди Лилия Шевцова.

Русиядә бер хатын-кызлар хәрәкәте бар инде. Хәрәкәт 20 ел элек төзелгән. Аны шулай ук “Бердәм Русия” депутаты Екатерина Лахова җитәкли. Күпчелек очракта бу хәрәкәт рәсмиләрнең һәр адымын хуплый, үзләре бернәрсә дә тәкъдим итми.

Йөзүче Мария Кисилеваның кызына да "отличница" булырга туры киләчәк













Яңа төзелгән хәрәкәтне дә халык тиз генә үз итәр дигән ышаныч юк. Программа бары тик уңышка ирешкән, матур, акыллы, булдыклы хатын-кызлар өчен язылган. "Ә җитәрлек чибәр булмаган, акыллары сай яки әлегә уңышка ирешмәгәннәргә нишләргә?" ди социологлар.
XS
SM
MD
LG