Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әгерҗе әкренләп аңына килә


Удмуртиядәге шартлаудан якын-тирәдәге йортларның ишек-тәрәзәләре җимерелде
Удмуртиядәге шартлаудан якын-тирәдәге йортларның ишек-тәрәзәләре җимерелде

2 июнь төнендә Удмуртиянең Пугачево авылы янындагы хәрби складтагы шартлаудан Әгерҗедәге бик күп йортларга зыян килгән иде. Якшәмбе киченә таба эвакуацияләнгән Әгерҗе халкы өйләренә кайта башлаган. Хәзерге вакытта шәһәрдәге йортларны төзекләндерү эшләре бара.


Татарстанга чиктәш республикаларда хәрби саклагычлардагы шартлаулар бу араларда еш кабатлана башлады. Әле күптән түгел генә, 26 майда күрше Башкортстанның Урман авылында хәрби ядрәләр саклана торган урында көчле шартлау булып, зур зыян килгән иде.

Аннан соң күп тә үтмәде 2 июнь төнендә Әгерҗегә берничә километр ераклыкта гына урнашкан икенче бер республика авылында шартлау булды. Монысында да хәрби ядрәләр һавага очты.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Удмуртиядәге шартлау вакытында хәрби саклагычларда 10 мең вагон хәрби кирәк-ярак булган. Шартлау нәтиҗәсендә килеп чыккан янгында барлыгы 20 склад һәм 150 бина янган.

Шартлаудан соң тирә-юньдәге 30 меңгә якын кеше башка урыннарга күчерелгән. Шулар арасыннан Әгерҗедән дә 19 мең кеше якын-тирә районнарга, шәһәрләргә җибәрелгән.

Әгерҗе үзәк хастаханәсендә дәваланучы 151 авыру да Чаллыдагы хастаханәләргә салынган.

Әгерҗедәге йортларның 70%ы зыян күргән

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Удмуртиядәге шартлау нәтиҗәсендә Әгерҗедәге 370 йорт тәрәзәсез калган. Шулар арасында мәдәният йорты, районның үзәк хастаханәсе, 8 балалар бакчасы, 5 мәктәп. Хәзерге вакытта аларның барысына да диярлек ишек-тәрәзәләр кую эше тәмамланып килә.

Әгерҗедәге вазгыять һәм андагы төзекләндерү эшләре белән Әгерҗе башкарма комитетының оештыру эшләре белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Гомәр Шакиров таныштыра:

"Бу хәлләр 2 июнь көнне 23 сәгать 15 минутларда килеп чыкты. Йокларга яткан Әгерҗе халкы котычкыч шартлау, гүләү тавышларына, көчле яктылыкка уянып китте. Баштарак без моны яшенле күк күкрәү дип уйладык. Аннан соң гына шартлауның халык телендә “9 км” дип йөртелгән арсеналда булуын аңладык. Бу урын Әгерҗегә 9 км ераклыкта гына урнашкан", ди Шакиров.

Аның сүзләренчә, шартлау вакытында бер әби йөрәк өянәгеннән вафат булган, 3 кеше эвакуация вакытында яраланган, бүгенге көндә стресс аркасында үзләрен начар хис итүчеләр дә бар икән.

Шакиров, Әгерҗедәге йортларның 70%ына матди зыян килде дип белдерә. Гомум зыяннар исә әлегә 40 миллион сум белән исәпләнә.

“9 км”дан тикмәгә курыкмаганбыз икән”

"Республиканың 33 районыннан төзүчеләр килеп, безгә ярдәм кулы сузды. Шартлау булып берничә сәгать үтүгә үк премьер-министр Халиков министрлары белән килеп җитте. Әгерҗегә ярдәм итү өчен тиешле күрсәтмәләрен бирде.

Хәзерге вакытта тиз рәвештә зыян күргән йортларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Кемдә нәрсә җимерелгән, шул урыннар төзекләндерелә. Барлык эшләрне дә чәршәмбегә кадәр тәмамларбыз, дип уйлыйм", ди Шакиров.

Аның сүзләренчә, шартлаудан соң күрше район-шәһәрләргә җибәрелгән Әгерҗе халкы үз йортларына кайтып беткән, хәзер инде үзәк хастаханәдән җибәрелгән авыруларны гына кайтарасы калган.

"Шуны да әйтер идем, Әгерҗе халкы һәрвакыт “9 км” ягына карап яшәде. Анда яшен булса, ураган булса, хәрби складта хәлләр ничек икән дип куркып торды. Тәкъдир булгандыр инде: Әгерҗе халкына хәрби үзәктәге шартлауның нәтиҗәләрен татырга туры килде.

Башкалар мондый хәсрәтләрне күрмәсен иде инде. Моңарчы сугышны китаплардан укып кына белә идек, хәзер инде үзебезне сугышта булган кебек хис иттек", ди Гомәр Шакиров.

Шартлау булган Пугачево авылында хәзерге вакытта моңа нәрсәнең яисә кемнең сәбәпче булуын тикшерү эше кузгатылган дип тә хәбәр ителә.

Русия саклану министрлыгы баштарак, Пугачево авылы янындагы хәрби саклагычта реактив снарядлар юк, дип белдергән иде. Әмма җомганың икенче яртысында хәрбиләр монда реактив ядрәләр булуын да ачыклады.

Бераз вакыт үткәч, Удмуртия җитәкчелеге реактив снарядларның да әлеге урында саклануын хәбәр итте. Удмуртия президентының матбугат секретаре Виктор Чулков сүзләренә караганда, мондагы складларда 58 тонна тротил көчендә ракета снарядлары да булган. Әмма хәрбиләр, болар ышанычлы бетон саклагычларда һәм зыян күрмәгән, дип белдерә.

Шартлауның гаеплесе кем булыр?

Әлегә Удмуртиядәге шартлауда гаеплене тапмаганнар. Аның каравы Башкортстандагы шартлауның сәбәпчесе гади солдат булуы турында әйтелә. Мөгаен, монысында да берәр солдатның “гаебе” табылмый калмас.
XS
SM
MD
LG