Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәннең яраланган президенты Согуд Гарәбстанында савыга


Санада оппозицион ыру башлыгы Садыйк әл-Әхмәр йортын саклаучылар
Санада оппозицион ыру башлыгы Садыйк әл-Әхмәр йортын саклаучылар

Яраланган Йәмән президенты Гали Габдулла Салихка Согуд Гарәбстанында операция ясалды. Оппозиция аны илгә кайтармаячагын әйтә.

Согуд рәсмиләре Йәмән президенты Гали Габдулла Салихның Согуд Гарәбстанында операциядән соң хәле яхшыра баруын белдерә.

Салихның күкрәгеннән ракета кыйпылчыгы операция ясап алынды.

Гали Габдулла Салих
Ул узган җомгада Санада президент утырмасындагы мәчеттә намаз укыганда ракета һөҗүменнән яраланган иде.

Җомга һөҗүмендә кимендә җиде кеше һәлак булды һәм президентның кайбер иң якын киңәшчеләре каты яраланды.

Хакимият бу һөҗүм өчен диссидент ыру башлыгы Садыйк әл-Әхмәр көчләрен гаепләде.

Аңа кадәр Санада хөкүмәт көчләре белән әл-Әхмәр көчләре арасында ике атна дәвам иткән бәрелешләрдә 200-ләп кеше һәлак булды.

Якшәмбе көнне атышларны туктатып тору турында килешенгән булса да, бүген әл-Әхмәр идарәсе өч тарафдарының үтерелүен белдерде.

Габдераббу Мансур Һади
Президент вазифаларын хәзер вакытлыча Йәмән вице-президенты Гадбераббу Мансур Һади башкара.

Оппозицион коалиция хакимиятнең аңа күчүенә риза булуын белдерде.


Салихның алдагы ике атнада Согуд Гарәбстанында калачагы әйтелә. Беренче атна дәвалану, икенчесе очрашулар өчен. Йәмән рәсмиләре аның шуннан соң кайтып яңадан вазифасына керешәчәген белдерә.

Әмма оппозиция аңа илгә кире кайту мөмкинлеге бирмәячәген әйтә.

Иң ярлы гарәп илләренең берсе Йәмәнне 33 ел җитәкләгән Салихның хакимияттән китүен таләп итүче урам җыеннары гыйнварда ук башланган иде.

Якшәмбе көнне Санадагы матбугат очрашуында оппозиция активисты Вәсим әл-Гораши Салихның Согуд Гарәбстанына китүе Йәмән өчен иң мөһим көннәрнең берсе диде һәм барлык сәяси көчләрне хакимият күчешенә әзерләнергә чакырды.

Салих АКШ белән Согуд Гарәбстанының кагылгысызлык хокукына алмашка хакимияттән китү тәкъдимен өч мәртәбә кире какты. Бу ике ил озак вакыт аны яклап килгән иде.

Ул Согуд Гарәбстанына киткәч тә Вашингтон аны хакимиятне тыныч һәм тәртип белән тапшырырга чакырды.

Әмма Салих әлегәчә теше тырнагы белән хакимияткә ябышып калырга тырыша. Гәрчә аның кайбер югары генераллары һәм илчеләре инде аннан читләште һәм киләчәктә аның беректәшләре сугышсыз гына чигенергә охшый.
XS
SM
MD
LG