Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:05

11 июньдә Казанда Тукай музее ачылганга 25 ел тула. Татарстан хөкүмәте бу чарага бөтенләй акча бирмәгән. Бинаны төзекләндерү акчасы да чамалы гына.


Иске Татар бистәсендәге мәшһүр Шамил йортында урнашкан Тукай музее үзенең 25 еллыгы уңаеннан Казандагы төрле ширкәтләрдән җавап хатлары ала. Музей төрле оешмаларга “ярдәм итә алмассыз микән” дип үтенечләр җибәргән булган. Тукай музее мөдире Рәмис Әймәт әйтүенчә, кемдер фильмнар күрсәтә торган экран, кемдер сканер, кемдер принтер бирәбез, дип вәгъдә иткән. Кичәгезне үткәрергә булышабыз, диючеләр дә бар икән.

Хөкүмәт 25 еллыкка бер тиен дә бирмәгән

“Тукай музееның 25 еллыгын үткәрү өчен хөкүмәттән бер тиен дә бүленеп бирелмәде. Без музей исеменнән Казанның бик күп оешмаларына ярдәм сорап хатлар яздык. Алар безгә җиһазлар бүләк итә.

Рәмис Әймәт
Дәүләтнең музейларыбызга мөнәсәбәте әйбәт дип әйтмәс идем. Әнә Татарстан милли музеенда янгын булганга 25 ел вакыт үтте. Һаман да әле экспозициясе торгызылмады, бинага капиталь ремонт ясалмады. Музейның барлык бүлекләре дә дип әйтерлек бик авыр хәлдә. Сәйдәш музее, Горький музее һәм башка музейлар да бүген проблем эчендә.

Нишләптер бездә музейларның әһәмиятен аңлауда иҗтимагый җәмәгатьчелекнең дә, хөкүмәтнең дә фикере бик түбән дәрәҗәдә. Музей фәнни агарту оешмасы да булып тора. Ә бездә музейның халык алдында дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген дәүләттә аңлау тиешле югарылыкта түгел”, ди Әймәт.

Кеше килә, әмма шартлар юк

Тукай музее - Татарстан милли музееның бер бүлеге. Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова Тукай музеен карарга килүчеләрнең
Тукай дигәндә акча турында сүз алып бару оят

елдан-ел арта барганын әйтә. Соңгы вакытта Тукай белән аралашырга яшьләр күпләп йөри башлаган.

Төрле кичәләр булган вакытта килүчеләрнең беренче каттагы залга сыймаган очраклары да булганы бар. Суларга һава калмый. XXI гасыр баруга карамастан, монда әле дә һава сафландыргычлар куелмаган. Моннан биш ел элек Тукай музеена елына 12 мең кеше килгән булса, узган ел 30 мең кеше караган. Караучылар артканнан арта бара, ә музейның мөмкинлекләре моннан 25 ел элек ничек булган шул килеш кала бирә.

Төзекләндерергә биргән акча җитмәячәк

Тукай музееның түбәсеннән һәрдаим су үтеп тора
“Тукай музееның 25 еллыгына әзерлекне шагыйрьнең 120 еллык юбилее үтүгә үк башлап җибәргән идек. Төзекләндерү эшләренә, экспозицияне яңарту өчен күпме кирәк булуын дәлилләп хатлар яздык.

Ләкин биш ел вакыт үтеп китте, хәтта дәүләт карары да юбилейга өч-дүрт ай элек кала гына имзаланды. Бик кыска вакыт эчендә мондый зур эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Музейда төзекләндерү эшләрен җәйгә, юбилей шау-шуы узганнан соңга, калдырырга булдык.

ишек алдын да тәртипкә китерү кирәк
Безгә бик аз, көлке дәрәҗәсендә генә акча бирелде. Туфан Миңнуллинның әйткән сүзләре исемә төшә. “Тукай дигәндә акча турында сүз алып бару гомумән оят”, дигән иде ул. Төзекләндерү өчен алты миллион сум бирделәр. Тукай музее бинасының түбәсен ябу өчен генә өч миллион сум акча кирәк. Аннан башка нигезләрен дә ныгытырга кирәк, чөнки гөмбәчекләр күтәрелә. Эчтән күпме генә ремонт ясама, бер айдан соң килеп чыгалар алар. Тукай музееның ишек алды бар, аны да тәртипкә китерү кирәк.

Тукай музееның ишек алды

Музейның 25 еллыгын үткәрүебезнең төп максаты – дәүләт җитәкчеләренең, җәмәгатьчелекнең музейга игътибарын җәлеп итү иде. Бу уңайдан матбугатта да еш язалар. Күпме генә сорасак та, язсак та безне ишетмиләр кебек. Тантаналар, концертлар, музыкаль кичәләр белән генә Тукай юбилеен зурлап үткәрдек, дип санадылар. Ә юбилейдан соң тагын 50 ел чамасы хезмәт итәчәк Тукай музеена да игътибар кирәк иде”, ди Әймәт.

Күпме генә сорасак та - безне ишетмиләр кебек
Гөлчәчәк Нәҗипова да татар тарихы белән танышу һәм яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә музейларның иң кулай урын икәнен әйтә. “Тукай түбәтәен интернеттан да күреп була, әмма музейга килгән кеше аның рухын тоеп, бөтенләй башка хис белән кайтып китә”, ди Нәҗипова.

Дөрес, музейда Тукайның шәхси әйберләре күп түгел. Тукай рухын саклаган алты әйбер бар. Кара түбәтәйдән кала, 1912 елда Петербурга сәфәре вакытында сатып алынган каләмнәр өчен савыт, Тукай үзенең беренче гонорарына сатып алган тартмачык һәм башкалар. Халык нәкъ шушы әйберләрне күрер өчен музейга килә дә инде.

Заманчалаштыру проекты кәгазьдә калды

Экспозицияләр дә, музейның эчке хәле дә моннан 25 ел ничек ачылган булса, әллә ни зур үзгәреш кичермәгән. Заманча яктылык та, мультимедиа да җитенкерәми.

Моннан ике ел элек күргәзмәләрне заманча итү өчен бәйге дә игълан ителгән иде. Анда музейларны проектлаучылар да, рәссамнар, студентлар да катнашты. Җиңүчеләр дә билгеләнде. Әмма хөкүмәт акча бирмәгәнгә аларның эшләре кәгазьдә генә калды. Бер экспозицияне заман таләпләренә туры китереп яңарту өчен генә бер миллион сум акча кирәк.

Пушкин музеена җитәргә күп кирәк

Әлегә Тукай музеендагы экспонатлар да, хезмәткәрләр дә башка калаларга барып, андагыларны күреп тел шартлатып кайта. Шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Тукайның шәхси әйберләре Мәскәү һәм Петербурны да урап кайтты.

“Без Мәскәүдә, Петербурда Тукайга багышланган күргәзмәләрне ачкан идек. Пушкин музее белән Тукай музеен чагыштырып булмый – җир белән күк арасы. Без еш кына Тукай – ул безнең Пушкин, дип мактанган булабыз. Кызганыч, әле безгә Пушкин музее дәрәҗәләренә үсеп җитәргә ай-һай-һай”, ди Әймәт.

Казандагы 12 музей төзекләндерү көтә

Милли музей җитәкчелеге музейларның проблемнары турында беренче тапкыр гына чаң сукмый. Милли музейның үзенең төп бинасының өчтән бер өлеше генә төзекләндерелгән. Музыка мәдәнияты музеена хәрабә хәлендә дип әйтерлек бина бирелгән. Тукай музее, Салих Сәйдәш музее, Шәриф Камал яшәгән фатирдагы Татар әдәбияты музее, Максим Горький музее – барлыгы 15 бүлекнең 12 сен кичекмичә төзекләндерергә кирәк.

Җитәкчелек ярдәм сүзен кызганмый

Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, Татарстанның элекке президенты Шәймиев ярдәм итәрбез, карарбыз, дип гел әйтеп килә торган булган. Узган ел сентябрь аенда Халыкара музейлар шурасының (International Council of Museums - ICOM) Казандагы утырышы вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Универсиадага музейларны рәткә кертербез, дип белдергән. “Өметләнәбез”, ди Нәҗипова.

Әмма Тукай музее ачылганына 25 ел тулуны, шагыйрьнең зур юбилее - 125 еллыгы дәвам иткән елда, бинасы түбәсеннән су тамып һәм нигезеннән гөмбәчекләр үрчеп каршы ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG