Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия”нең сәяси шурасына яңа әгъзалар сайланды


Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә чыгыш ясый
Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә чыгыш ясый

“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге XVIII конференциясен уздырды. Фирканең җирле җитәкчесе бертавыштан сайланса, сәяси шурада үзгәрешләр булды. Республикада шактый билгеле 11 кеше сәяси шурадан төшеп калды.


Шимбә көнне иртән Татарстанның күп кенә сәясмәннәре “Корстон” кунакханәсендә җыелды. Монда шәһәр мэрлары, район җитәкчеләре, Дәүләт думасы һәм дәүләт шурасы депутатлары, барлыгы 236 “Бердәм Русия” әгъзасы фирканең XVIII конференциясенә җыелды.

Шулай ук конференциядә фирканең югары шурасы рәисе, Русия Дәүләт думасы рәисе Борис Грызлов, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлеге сәяси шура сәркатибе, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Беренчеләрдән булып сүз Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде. Ул “бердәм русияләр”нең XVIII конференциясе җаваплы чорда узуын билгеләп үтте. “Чөнки елның төп сәяси вакыйгасы – Дәүләт думасы депутатлары сайлауларына әзерлек башланды инде”, диде ул.

Сулдан уңга: Мөхәммәтшин, Грызлов, Шәймиев
“Бердәм Русия” өчен ел башы җиңел булмады. Массакүләм мәгълүмат чараларында фирканең электориаль ярдәм итү дәрәҗәсе кимү турында хәбәр чыкты. Булачак сайлауларда безгә бары тик җиңеләчәксез дип фаразладылар. Бүген фирканең абруе күтәрелде. “Бердәм Русия” кебек үсеш алучы сәяси институтлар өчен рейтингның үзгәреп торуы – гадәти күренеш”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Бердәм Русия”нең югары шурасы рәисе Борис Грызлов: “Бердәм Русия”нең Татарстан төбәк бүлеге – иң актив, ышанычлы, иң эре төбәк фиркасе”, дип белдерде.

“Татарстан уңышларга “Бердәм Русия” ярдәме белән ирешә, дип әйтә алабыз. Биредә барысы да планлаштырылганча бара. Русиядә 10 елда тулаем эчке продуктны икеләтә арттыру бурычы куелган иде, Татарстанда ул 5 елда ике тапкыр арттырылды”, диде Борис Грызлов.

Аның сүзләренә караганда, республикада сәнәгать сәясәтенең инновацияле өстенлекләрдә төзелүе мөһим. Татарстанда быелның беренче өч аенда сәнәгать үсеше 7,5%ка арткан. Бу Русиянең урта күрсәткечләреннән югары.

Соңыннан фирканең Татарстан бүлеге сәяси шура әгъзалары һәм җитәкчесе сайланды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2003 елның августыннан фирканең Татарстан бүлеге сәркатибе булып тора иде. Бу көнне ул кабат әлеге вазифага сайланды.

Фирка җитәкчесе бертавыштан сайланса, сәяси шурада үзгәрешләр булды. Чөнки республикада шактый билгеле 11 кеше сәяси шурадан төшеп калды. Алар арасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Чаллы су каналы җитәкчесе Уел Хөсәенов, урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев һәм дәүләт торак фондының башкарма мөдире Тәлгать Абдуллин да бар.

Алар урынына премьер-министр урынбасары, министрлар кабинеты җитәкчесе Шамил Гафаров, Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, Лаеш районы җитәкчесе Михаил Афанасьев, Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты ректоры Рәшит Низамов һәм башкалар сайланды.

Бу конференциядә күпләр көткәнчә фирканең сайлау алды программасы турында сүз булмады. Федерализм, төбәкләр хокукы, республика статусы һәм милли мәсьәләләргә дә игътибар бирелмәде.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бу көн белән конференция әле тәмамланмый. Ул август ахырында яки сентябрь башында фирканең бөтенрусия корылтаена делегатлар сайлау белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG