Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәй гимназиясе язмышы кыл өстендә


Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Башкортстандагы Бәләбәй татар гимназиясенең статусы үзгәрергә мөмкин. Бу үзгәрешкә кадәр мәгарифне күзәтү хезмәте мәктәптә тагы бер тикшерү үткәрәчәк.


Бу хәлләрне гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов шулай аңлатты:

“Республика мәктәпләрендә башкорт телен, дәүләт теле буларак, атнага ике сәгать укыталар. Без бер генә сәгать укыттык. Бу, беренчедән, татар балаларының болай да башкортча аралаша алуы сәбәпле. Икенчедән, федераль кануннар буенча, милли телләрне күпме укыту ата-аналар һәм мәктәп җитәкчелеге вәкаләтендә. Безнең ата-аналар шулай укытырга карар чыгарган иде.

Гимназиягә тикшерү белән килгән Башкортстан мәгариф министрлыгы вәкилләре моның өчен безне мәхкәмәгә биргән иде, ләкин мәхкәмә безнең файдага карар чыгарды. Шуның өчен мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре үч алу юлына бастылар – безнең гимназия статусын алу эшләрен башладылар”.

Мәгарифне күзәтү хезмәте әлеге мәсьәләне карап, гимназия статусын алу турында карар чыгарган. Ләкин җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы туачагын искә алып, карарны бәян итми, тагы бер кат мәктәптә тикшерү үткәрергә булганнар. Тикшерү бу атнада узачак.
XS
SM
MD
LG