Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Ислам дине татарлар арасына кайчан килеп керә? Татарлар хәзерге Русия җирендә үзләрен беренче мөселманнар дип әйтергә хаклымы? Тарих институтында болгарларның ислам динен кабул итүе турында фәнни җыен узды. Анда тарихчылар Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин чыгыш ясады.


Алтын Урда дәүләтенең, татар империясенең башкаласы булган Болгар шәһәрендә 18 июньдә Шәһри Болгар җыены уза. Болгарга дин әһелләре, дәүләт җитәкчеләре, ата-бабасы мирасын онытмаган, милләтем дип яшәгән татар халкы җыела.

Шәһри Болгар – татар милләте өчен һәрдаим дини һәм милли кыйбла урыны. Ул татарның шанлы Алтын Урдасын, алтын бишегенең тарихи эзен саклый. XXI гасырда да милләткә дини, милли кыйбла күрсәтә. Алтын Урданың Болгар шәһәрендә сакланган биналары татарның дәүләтле булуын, кабатланмас мәдәният тудыруын, яшь буынга милләт киләчәген аңлата.

Болгар шәһәре – Алтын Урданың беренче башкаласы. Биредә татарлар ислам динен кабул итә. Дөрес, бу турыда бәхәсләр аз түгел. Болгар җыены да болгарчылыкны күтәрер өчен түгел, татарны дини-милли яктан тазарту өчен оештырыла.

Шулай да бер әйбер ачык кала. 922 елда Идел болгарлары – татар дәүләтенең кечкенә бер өлеше ислам динен дәүләт дәрәҗәсендә кабул иткән, дип санала. Алай да моңа кадәр үк Болгарда исламның киң җәелүе билгеле. Татарлар арасына ислам дине кайчан килеп керә соң? Татарлар хәзерге Русия җирендә үзләрен беренче мөселманнар дип әйтә аламы?

Әлеге сорауга җавап эзләп, тарих институтында болгарларның ислам динен кабул итүе турында фәнни җыен узды. Анда тарихчылар Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин чыгыш ясады.

"Азатлык" та сезгә “Татарлар ислам динен кайчан кабул иткән? Шәһри Болгарның татар милләте өчен бүгенге әһәмияте” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе тәкъдим итә.

Саша Долгов. Гамирҗан әфәнде, әйтегез әле, Болгар чорында ислам дине нинди юнәлештә булган? Моңа бәйле нинди тикшеренүләр алып барыла?

Гамирҗан Дәүләтшин. Башка диннәрдән аермалы буларак, кешенең фикерләве дә, гореф-гадәтләре дә, бәйрәмнәре дә, архитектурасы да, туклануы да, киенү дә – барысы да ислам белән бәйләнгән. Шуңа күрә менә монысы дин, монысы мәдәният, монысы гореф-гадәт дип аеру дөрес түгел. Димәк, ислам дине турында сөйләшкәндә, без Болгар җәмгыятенең бар ягы турында сөйләшергә мәҗбүр.

Ислам – башка диннәргә караганда шактый универсаль дин. Аны суга да охшаталар. Су сыя торган нәрсәләрнең формаларын алырга мөмкин. Ягъни ислам төрле формаларны алырга мөмкин.

Исламның нык таралышы да, үзенчәлеге дә шунда. Ләкин кырыйга китеп фикерләүчеләр фундаменталь ислам хакында бик күп сүз йөртергә ярата. Ни генә булмасын, ул һәр җирдә үзенчәлекләрен алып таралган. Бу исламның төп кануннарына каршы килә торган нәрсә түгел.

Исламга хәтле булган идеологияне дә без ислам белән бәйләп өйрәнергә тиеш. Югыйсә, алар капма-каршы сыман. Русларда мәҗүсилек дигән нәрсә кулланыла. Мәҗүсилек ислам динендә утка табыну дигән нәрсәне аңлата. Шуның өчен исламга хәтле булган күренешләрне ислам аспектында өйрәнү дә зур проблема булып тора.

Ислам һәм аның мәдәнияте бүген өйрәнелә башланмаган. Аның үзенең тарихы бар. Ләкин без соңгы елларда бу юнәлештә нык алга киттек дип әйтә алмыйм. Шуның өчен икенче проблема: бер-беребезне кабатламас өчен һәм хезмәтләрне фәнни юнәлештә генә язып яшәмәс өчен безгә ислам тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә историографик хезмәт кирәк. Аспирант табылса, мин бу эшне җитәкләүгә алынырга әзер.

Гомумән, җәмгыятьтә Болгар, Алтын Урда, аннан соң булган татар ханлыкларында исламның ролен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә торган, аны җәмгыятьнең һәр өлкәсе белән бәйләп карый торган хезмәт кирәк.

Аннары ислам дине турында дәреслек кирәк. Русиядә “Российское исламское наследие” дигән иҗтимагый хәрәкәт бар. Аның соңгы җыенында шушы дәреслек хакында сүз күтәрелгән. Мин бөтен эшне үз өстемә ала алмыйм, ләкин авторларның берсе булып эшли алам.

Саша Долгов. Фаяз әфәнде, шулай да Болгарда ислам 922 елда гына кабул ителмәгән. Кайсы гасырны ислам тарала башлау чоры дип әйтергә кирәк?

Фаяз Хуҗин. Нәрсәгә игътибар итмәделәр? XIX йөздә ул безгә билгеле иде: Ибн-Рөстә 903-912 елларда үзе Болгарга килми, әмма Болгарга төрле сәүдәгәрләр йөргәннәр, билгеле. Авыллар булган. Һәр авылда мәчет, мәчет каршында мәдрәсә.

Ул 912 елда яза башлый, ләкин аның фактлары IX гасырга карый. 630-660 еллардагы Бөек Болгар дәүләтенең авыллары булмаган, зиратлары булган. Зиратлары зур түгел. Күчмә халык булганнар. Алар да яхшы тикшерелгән. София һәм Варна Дунай болгарлары тикшерә. Безнең мөмкинлек дибезме, хәзер, Аллага шөкер. Шәймиев андый нәрсәләргә игътибар итә башлады. Алла боерса, мөмкинлек булачак.

Фаяз Хуҗин
Ел саен килеп, безнең территорияне казыйлар. Кызганычка каршы, VII гасырга караган бер генә мөселман зираты, каберлеге дә табылмады. Әмма шиксез әйтергә була: хәзәрләр белән гарәпләр арасында сугыш озак еллар буе бара. 737 елда гарәпләр җиңә. Аларның Мәрвән исемле җитәкчесе ханга әйтә: “Без сезне басып алдык, әмма артык борчылмагыз, без сезгә кагылмабыз, ләкин ислам динен кабул итәсез”. Теге ислам динен кабул итәргә мәҗбүр була.

Саша Долгов. Гамирҗан әфәнде, сез Идел Болгарында ислам диненең 922 елда гына кабул ителмәве турында еш язасыз. Бу берничә гасырга иртәрәк булган дигән фикерне дәлилләп буламы бүген?

Гамирҗан Дәүләтшин. Фәндә юбилейлар яки югары шура карары белән генә бәхәсне туктатып булмый. Билгеле, без юбилейларны яратабыз. Миңа исламның 1100 еллыгын бәйрәм иткәндә дә, Гамирҗан түз инде, 922 ел белән килеш инде, дигән сүзләр әйттеләр. Аннан соң күп вакытлар узды. Ләкин мәсьәлә шулай ук калды. Бу датаны билгеләүдә мин һич каршы түгел. Киресенчә, бу Татарстанның зур бәйрәме итеп танылуына мин бик шат.

922 ел – ул безнең җирләрнең исламлашу мәсьәләсендә бер әһәмиятле дата. Аңа кадәр ислам дине таралышта булган. Монда тагы бер бәхәс бар. Ул да булса динне рәсми рәвештә кабул итү. Кем шуның инструкциясен язып калдырган? Мин аны белмим.

Икенчедән, Идел Болгары дәүләтендә Багдад илчелегенә хәтле ислам дине каралган. Ә ул каян килгән? Нишләп ул Багдадча ислам түгел? Бу сораулар җентекләп каралуны сорый.

Минем уйлавымча, болгарларның бер өлеше Идел буена килгәнче үк кабул иткәннәр. Моның турында XVII гасырга караган Зәдә Мөхәммәд-ибн-Мөхәммәднең “Алты бармак” дигән китабы бар.

Бу сирәк китаплар бүлегендә сакланган китап. Анда болгарларның 629 елда Гарәбстанга бару һәм анда Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәер-фатихасын алулары турында языла. Бу исламның беренче адымнары. Татарстанда гына түгел, гомумән, хәзерге Русия территориясендә ислам диненең таралуы турында сүз йөртергә кирәк.

Күпмедер бәхәс мәсьәләсендә, 922 ел мәсьәләсе күтәрелгәч, мин, әйдәгез моны тагын да киңәйтик, дигән тәкъдим белән чыктым. Әгәр дә Кавказ халыклары хакимнәре, мөфтиятләре Башкортстан һәм башка урындагы мөфтиятләрне бу нәрсәгә тартса, 629 елгы датаны инде Русия бәйрәменә дә әйләндерергә мөмкин.

Русия белән, Мәскәү белән сөйләшү бары тик берлектә генә, башта бергәләп җыелып, аннан соң төрле республикалар тарафыннан Мәскәү алдында куелырга гына мөмкин.

629 ел – хәзерге вакытта минем йомшак як, археологик яктан тиешенчә исбатланмаган. 737 елда да Хәзәр каһанлыгында ислам динен кабул ителүен беләбез. Хәзәр каһанлыгында ике мәртәбә ислам рәсми дин булып тора. Беренчесе гарәп, хәзәр юллары белән бәйләнсә, икенчесе янәшәдәге Хорезм, Урта Азия җирләре белән, ягъни тыныч таралыш юлы белән булган. Минемчә, бу проблемадан куркырга кирәкми.

Саша Долгов. Фаяз әфәнде, 922 елда Идел Болгарында ислам дине Болгар яки Биләрдә кабул ителгән, диләр. Моның кайсы дөресрәк?

Фаяз Хуҗин. Безнең баш кайчакта стереотиплардан чыкмый. Без Серов, совет заманы галимнәренең сүзләрен сөйләргә өйрәнгән. Кайчаннан безгә билгеле булган Ибн-Фадланның язмаларын укып карасаң, бераз икенчерәк тәэсир туа.

Ул вакытта шәһәрләр булмый. Моның белән килешергә кирәк. Ибн-Фадлан бер шәһәр турында да язмый. Урыслар да бу турыда язмый. Болгар турында 1236 елга кадәр рус язмаларында бер нәрсә дә юк.

Димәк, Ибн-Фадлан Болгарны читләп үтә. Без күбебез Болгарны күз алдына дөрес китермибез. Ул 380 гектар мәйданда урнашкан. Безгә әйтәләр: бу – Болгар. Кайсы чорның Болгары соң?

Ибн-Фадлан чорында Болгар булганмы? Була башлый. Аның мәйданы хәзерге мәчет тирәсендә генә булган. Бу XIV гасыр Болгары. Ибн-Фадлан шунда булмаган. Минем анда казыганым юк, әмма кызыксынып барам. Ел саен берәр нәрсә табыламы? Әҗмерне археологлар 1961 елдан бирле тикшерәләр. 64 гектар территориясе. Чагыштырыгыз, Болгар – 912 гектар һәм Әҗмер – 64 гектар.

Болгарда, күпме казыйлар – X гасырның тәңкәләре табылмаган. Алар бар, ләкин казу вакытында чыкмый. Башка җирләрдән чыга. Әҗмердә ике йөздән артык тәңкә табылган. Гадәттә аларны хәзинәләрдә, каберлекләрдә табабыз. Алар бик аз.

Шиксез, Әҗмер ул сәүдә үзәге булган. Мин яңа, иске археологик материалларны бергә кушып уйлаганнан соң шундый фикергә киләм, Алмыш Ибн-Фадланны, Багдад илчелеген Болгар җирендә түгел, нәкъ Әҗмердә каршылаган.

Быел Болгарда истәлек баганасын утыртып куярга тиешләр. Мин моңа бик уңай карыйм. Болгар – Болгар инде. Халыкара туризм үзәге. Халык агыла. Халык килә. XVII, XVIII гасырны алып карагыз. Халык шунда йөрде. Халыкны мыскыл итеп, шушы ук җирдә чиркәү куялар. Ягъни Болгар бөтен яктан ислам белән бәйләнгән.

Саша Долгов. 18 июньдә Шәһри Болгарда татар милләте җыены уза. Дөрес, җыен вакытында төрле көчләр тарафыннан махсус оештырылган Болгар хәрәкәтләре “без болгар” дигән сүзләр дә сөйләп йөрер. Әмма тарих һәм халык хәтере шуны сөйли, шәһри Болгар – Алтын Урда шәһәре. Анда сакланып калган биналар Алтын Урда чорыныкы.

Татар тарихы Болгар тарихы белән генә чикләнми. Аның чикләре киң. Себер, Әстерхан, Кырым, Идел-Урал – бар да татар җирләре. Болгар шәһәре бөтен Русия татарларын җыя торган үзәк булуын гасырлар раслый. Чөнки Шәһри Болгар – бар татарның дәүләте булган Алтын Урданың башкаласы. Татарлар бирегә шуңа килә. Аларны тарихи хәтер чакырып тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG