Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Такси йөртүчеләрнең ризасызлык чарасы үтте


Мәскәүдә Такси йөртүчеләр 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк “Такси турында” яңа канунга ризасызлык чарасы үткәрде.

Русиянең башка зур шәһәрләрендә дә үтәчәк, “Кануный такси җеназасы” исемле чараны “Таксист” төбәкара һөнәр берлеге оештырды.

Һөнәр берлеге җитәкчесе Ярослав Щербинин Азатлык радиосына такси йөртүчеләр яңа канунның кайбер матдәләренә каршы диде. Алар беренче чиратта бу хезмәт өчен рөхсәтнек йөртүчегә түгел, ә машинага бирелүе белән килешми. Щербинин әйтүенчә, нәтиҗәдә зур ширкәтләр бөтен рөхсәтләрне сатып алып бетерәчәк һәм такси йөртүчеләр аларга бәйле хәлдә калачак.
XS
SM
MD
LG