Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:43

Казанда төбәкара мөселман яшьләре оешмасы төзеләчәк


Мөселман яшьләренең Равил Фәйзуллин, Тәлгать Галиуллин, Гөлзада Бәйрәмова белән очрашу кичәсе

Мөселман яшьләренең Равил Фәйзуллин, Тәлгать Галиуллин, Гөлзада Бәйрәмова белән очрашу кичәсе

Казанда мөселман яшьләренең төбәкара иҗтимагый оешмасын булдырырга исәплиләр. Бу эшне Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте күтәреп чыкты. Мөселман яшьләре белән эш киләчәктә әлеге оешма аша башкарылачак, ди оештыручылар.


Бүген Татарстанда мөселман яшьләренең саны көннән-көн арта. Шуның белән аларның проблемнары да, берләшүгә ихтыяҗ да үсә.

Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтановның сүзләренә караганда, бүген мөселман яшьләрен җәмгыятьнең көчле тармагы дип атарга була.

“Бүген җәмгыятебездә мөселман яшьләре зур көчкә әйләнде. Алар күп, алар көчле. Алар теге яки бу проблемнарга карата үз фикерләрен җиткерә, җәмгыять үсеше өчен дә эшләргә теләкләре бар”, ди ул “Алтын урта” проектына тартылган яшьләргә карап.

Әлеге проект Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге нигезендә эшләде, бу елның гыйнварыннан алып мөселман яшьләре өчен төрле чаралар оештырылды. “Алтын урта”дагы милләт һәм дин зыялылары белән очрашулар, остаханәләр, кызлар өчен аерым чараларга даими рәвештә 40ка якын мөселман яшьләре йөргән.
Нәҗип Нәккаш белән каллиграфия остаханәсе

Мөселман яшьләренең проблемнары күп

Мөселман яшьләре арасында активлар бар, әмма үз дөньясына бикләнеп яшәүчеләр дә юк түгел. Русия ислам университетының тәрбия эшләрен багучы проректоры Руслан Сабирҗанов та әнә шул тискәре якларга еш игътибар итә икән. Ул мөселман яшьләрен бердәм булмауда, дөньяви хәлләр белән аз кызыксынуда гаепли.

“Кайбер мөселман яшьләре дөньяда булган вакыйгалардан читтә яши. Алар фәкать үзләренең дөньясында, үз иптәшләре белән йөри, аралаша; дөньядагы, Русиядәге вакыйгалар белән кызыксынмыйлар.

Ләкин мөселман кешесе бар нәрсә белән дә кызыксынырга тиеш. Чөнки ул белемнәр аңа дәгъват иткәндә ярдәм итә ала. Бер мөселман икенче бер мөселман булмаган кешегә яки ислам вазифаларын үтәмәүчегә мөрәҗәгать итсә, ул кеше, иң беренче, мөселманның кыяфәте, фикерләре, сөйләвенә карый.

Дәгъват итүче мөселман бу кешегә ошамаса, тәэсир ясамаса, ул аны тыңламаячак та. Кайбер кешеләр мөселманнарга кыргыйларга караган кебек тә карый – бернәрсә дә белми, үзе әллә ничек киенгән, диләр. Мондый карашны бетерергә кирәк. Беренче чиратта, мөселман яшьләренең статусын күтәрергә кирәк”, ди РИУның тәрбия эшләре белән шөгыльләнүче проректоры.

Мөселманнарның үз гаепләрен күрмәве тагын бер проблем булып тора. Руслан Сабирҗанов сүзләренә караганда, стереотипларны җимерү үсеш өчен яхшы адым булыр иде.

“Мөселманнар бөтен бәла-каза, проблемнарында бүтән кешеләрне, башка әйберләрне гаепли. Американы булсын, яһүдиләрне булсын, йә булмаса шайтанны гаеплиләр... мөселманнарның түбән рәвештә калу сәбәбе бәлки үзләрендәдер?

Шул стереотипларны бетерү өчен без бик нык тырышырга тиеш. Мөселманнар түбән дәрәҗәдә калуга үзебез гаепле булуны аңлагач кына, бөек дәрәҗәләргә, Иншаллах, ирешә алырбыз”, ди Руслан Сабирҗанов.

Мөфти Илдус Фәиз белән очрашу

Мөселман яшьләре оешмасы проблемнарны хәл итәр иде

Мөселман яшьләренең иҗтимагый оешмасы төзелсә, әлеге проблемнарны хәл итүгә таба зур адым ясалыр иде. Мөселманнар бердәм булса, мөселманнарны берләштерерлек оешма булса, алар белән аралашуны төзү һәм белемнәрен югарырак дәрәҗәгә күтәрү җиңелрәк була, ди яшьләр.

Оешма ислам турында хакыйкатьне таратырга, җәмгыятьтәге тискәре фикерләрне бетерергә, стереотипларны җимерергә ярдәм итәр, дип тә өметләнәләр.

Төзеләчәк оешма турында фикер инде күптән яшәп килгән һәм мондый эшчәнлек элек тә алып барылган. Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов сыйфат ягыннан үсеш кирәклегенә басым ясады.

“Бу фикер күптән өлгергән һәм моны эшләргә кирәк иде. Мөселман яшьләренең оешмалары булды, күп эшләр эшләнде һәм мөселман яшьләре үзләрен җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше икәнлекләрен күрсәттеләр.

Хәзер сыйфат ягыннан үсеш кирәк, төбәкара оешма төзү ихтыяҗы туды. Чөнки Казан Русиянең ислам үзәкләренең берсе буларак таныла бара һәм ул Русиянең мөселман яшьләре өчен рухи мәркәз дә булырга тиеш”, диде Айнур Солтанов.
Кызлар өчен яулык ябу остаханәсе

Беренче оештыру җыелышы үткән

Әлегә мөселман яшьләре иҗтимагый оешмасының максатларын, юнәлешләрен билгеләр өчен бер төркем яшьләр белән Диния нәзарәтендә беренче оештыру җыелышы үткәргәннәр.

“Үз максатлары булган, иң актив яшьләрне җыйдык. “Алтын урта” активистлары – әлеге төркемнең нигезендә. Җыелыштагы яшьләр төрле вузлардан иде. КФУ һәм РИУ яшьләре иң күбе булса, аграр академия, медицина университеты, техник вузлар, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән дә яшьләр җыелган иде.

Беренче очрашуда оешманың ниләр белән шөгыльләнәчәге турында, оештыру мәсьәләләре турында сөйләштек”, ди Айнур Солтанов.

Әлегә Мөселман яшьләре иҗтимагый оешмасының планнары, юнәлешләре, максатлары төзелә генә. Оешманың нигезнамәсе, документлары җәй дәвамында эшләнеп бетәчәк икән. Яңа уку елы белән студентлар да Казанга җыелгач, эш башланып китәр, дип көтелә.

Алабуга педагогия университеты яшьләре белән очрашу

“Мөселман яшьләре үз активлыкларын арттыра төшәргә һәм теге яки бу сорауларга үз позицияләрен белгертеп, җәмгыятьтә үз урыннарын күрсәтеп торырга тиешләр. Бүген күп яшьләр тормышта үз урыннарын таба алмыйча, кыек сукмакларга кереп китә.

Мөселман яшьләре үз яшьтәшләре өчен маяк булырга, безнең җәмгыятьнең элитасына, әйдәп баручыларына әйләнергә тиеш”, ди Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов.

Мөселман яшьләре иҗтимагый оешмасы Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшли торган тармагы булыр дип көтелә. Мөхтәсибәтләр, районнарда да оешманың филиалларын ясарга исәплиләр.

11-17 июль көннәрендә үтәчәк мөселман яшьләре фестивалендә әлеге оешманың беренче утырышы булыр, дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG