Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:10

Кукмара районында атаклы инженер, морза Рөстәм Үтәмешевне искә алдылар. Аның истәлегенә багышланган чараларда Рөстәм Үтәмешевнең улы – галим Илдар Үтәмешев тә катнашты.


Үтәмешевләр нәселе соңгы Казан ханы – Үтәмеш-Гәрәйдән килә. XIX гасырда исә Үтәмешев фамилиясе Мәрҗани, Кәримовлар белән бер дәрәҗәдә була. Үтәмешевләр зур сәнәгатьчеләр, җирле җитештерүне үстерүчеләр, мәчетләр, мәктәпләр төзүчеләр буларак мәгълүм.

XVIII гасырда Үтәмешевләр тарафыннан, Кукмара районының Мәчкәрә авылында мәчет төзелә. Мәчетнең манарасы 46 метрлы була. Советлар заманында ул сүтелә. Мәчет берникадәр сакланып калган. Бүген аны төзекләндерү эше алып барыла, ул республиканың тарихи истәлекләр исемлегенә кертелгән.

Үтәмешевләрнең киләсе буыннарында да әби-бабайлар сәләте чагылмый калмый. Кукмара районының, язучы Чыңгыз Айтматовның әнисенең бабалары туып-үскән Мәчкәрә авылында туган Рөстәм Үтәмешев атаклы инженер буларак билгеле.

1951 елда Рөстәм Үтәмешев Ленинградның (хәзер Петербур) авиация җиһазлары төзү институтын тәмамлап, Советлар берлеге фәнни-гамәли медицина җиһазларын тикшерү институтында эшли. Соңрак бу институтның җитәкчесе була ул.

Шул ук вакытта хәрби хезмәт белән дә шөгыльләнә. 1958 елда Рөстәм Үтәмешев үзенең төп эшеннән аерылмый, Совет галимнәре Сергей Королёв, Василий Парин, Алексей Исаев, Алексей Богомолов җитәкчелегендә, космоска беренче очышларга әзерлек процессында катнаша, корабль өчен җиһазлар уйлап таба.

Кукмара исә үзенең күренекле якташын онытмый. Күптән түгел Рөстәм Үтәмешевне искә алу чаралары узды. Бирегә Уфадан, Мәскәүдән кунаклар, Рөстәм Үтәмешевнең улы – техник фәннәр докторы Илдар Үтәмешев тә кайткан иде.

Безнең өчен бу бик зур бәйрәм булды. Без Кукмарага берничә кеше килдек. Уфадан, Мәскәүдән. Быел, беләсез, бик зур мәҗлесләр булды. 50 ел булды Гагаринның космоска очканына. Аннары безнең татар милләтенең иң зур бәйрәме – 125 ел Тукайга. Минем әтиемә 85 яшь булыр иде. Тагын аның әтисе – Исмәгыйль Үтәмешевнең 125 еллыгы.

Безне Кукмара районы Мәчкәрә авылына кунакка чакырдылар. Әтиемнең, бабайларның авылына. Анда зур гына, өч катлы Үтәмешев йорты да саклана. Биредә хәзер зәгыйфь балалар өчен коррекцион мәктәп.

Быел анда Үтәмешев истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Без агачлар, чәчәкләр утырттык. Аннары үзебезнең йортыбызга киттек. Вафат булган туганнарыбыз рухына дип, Коръән укыттык.

Мәчеттә дә булдык, ул инде Екатерина заманында салынган. Аннары без зиратта да булдык, анда Үтәмешевләрнең 33 борынгы ташларыннан егерме сигезе калган.

Кукмараның фабрикаларын да карадык, киез итек, савыт-саба фабрикасын. Кукмара табигать саклау музеен күрдек. Бик матур, бик дәрәҗәле, мин әйтер идем, нәкъ Вашингтон музее шикелле. Экспонатлары күп булмаса да, алар аны бик дәрәҗәле күрсәтә”, дип сөйләде Илдар Үтәмешев.

Кукмарада инде җиде ел рәттән Рөстәм Үтәмешев исемендә укучы балаларның конференциясе уздырыла. Бу елны да биредә физика, математика, тарих, әдәби телдән докладлар ясалды.

Ата-бабаларны хәтерләү – ул бик яхшы эш, ди Илдар Үтәмешев. Әтисенә багышлап ул 2008 елда “Воспоминания о Рустаме” дигән китап та чыгара.

Кайда гына булсак та, без һәрзаман туган якларны онытмыйча, анда кайтырга тиеш, ди ул. Шулай булса, безнең гадәтләребез, телебез сакланыр. Уебыз ана-ата илендә булыр, ди галим.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG