Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:50

E.Coli бактериясеннән үлүчеләр саны 25-кә җитте


E.Coli бактериясе белән авырып үлүчеләр саны 25-кә җитте. France-Presse хәбәр итүенчә, 31 майда һәм 1 июньдә Түбән Саксониядә бу куркынычлы авырудан хәлләре начараеп китеп ике хатын-кыз үлгән. Авыручылар саны ике меңнән арта.

Европа комиссиясе Европа Берлеге илләрен әлеге авыру турында хәбәрләр сәбәпле яшелчә сатып алу кимүдән зын килгән фермерларга ярдәмгә 150 миллион евро бирергә чакырмакчы.

Германия хакимиятләре бактерия чыганагы әлегә билгесез дип белдерә. Башта бактерия кыярлар белән таралган дип фаразланса, соңрак шыттырылган ногыт борчаклары белән таралган булырга мөмкин дип уйланылды.

XS
SM
MD
LG