Accessibility links

Русия президентының махсус вәкиле Либиягә килде


Русия президентының Африкага махсус илчесе Михаил Маргелов Либиядәге оппозицион Күчеш дәүләт шурасы вәкилләре белән очрашу өчен Бингази шәһәренә килде.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиле дә Либиядә шундый очрашулар үткәрә.

Либия тышкы эшләр министры Габделәти әл-Гобәйди илдәге низагны чишү юллары турында сөйләшү өчен өч көнгә Кытайга китте.

Кичә Африка Берлегенең Либия комитеты башлыгы, Мавритания президенты Мөхәммәт Улд Габдел Газиз Либия низагын чишү өчен Мөәммәр Каддафиның хакимияттән китүе зарур диде.
XS
SM
MD
LG