Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:21

Төркия - сайлауга, Эрдоган - президентлыкка әзерләнә


1 июнь көнне премьер-министр Эрдоган Диярбакыр каласында сайлаучылары белән очрашты

1 июнь көнне премьер-министр Эрдоган Диярбакыр каласында сайлаучылары белән очрашты

12 июньдә үтәчәк тавыш бирү нәтиҗәләре премьер-министр Эрдоганны “президентлыкка” китерергә мөмкин.

Төркиядә 2007 елда узган элекке парламент сайлаулары алдыннан хәрбиләр белән сәясәтчеләр арасындагы каршылык истә калган. Бу юлы исә сайлауалды кампаниясенә җенси җәнҗаллар үз йогынтысын ясады.

Хәзерге парламентта 550 урынның 70ен алып торган Милләтче Хәрәкәт Партиясенең 10 өлкән әгъзасы май аенда ачыкланган җәнҗаллар аркасында фиркадән китәргә мәҗбүр булды. Алар 16 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәттә торуда гаепләнде.

2007 елда партия 14% алган булса, быел аны 10% та ала алмас дип фаразлыйлар. Димәк, Милләтче Хәрәкәт Партиясе бер урын да алмаска мөмкин. Бу, үз чиратында, Гаделлек һәм Тәрәккыят (АК) партиясенә парламенттагы урыннарның өчтән ике өлешен алырга мөмкинлек тудырачак. Бу инде конституцияне үзгәртер өчен җитәрлек көч дигән сүз.

Эрдоганны Чавеска тиңлиләр

Фикер белешүләргә караганда, тавышларның күпчелеген АК партиясе алачак.

Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоганның сәяси көче Венесуэла президенты Уго Чавес белән чагыштырырлык булачак, ди Истанбулдагы Кадер Хас Университетының халыкара мөнәсәбәтләр профессоры Соли Өзәл.

“Эшләр болай барса, Тайип Эрдоганның көче артачак, Төркия авторитар дәүләткә әйләнәчәк. Сәясәт фәнендә “көндәшлек итә алган авторитаризм” дигән бер төшенчә бар. Андый системада сайлаулар, төрле дәрәҗәдә оешмалар кебек әйберләр була, әмма хакимият бер кеше кулында туплана, Венесуэла очрагында кебек. Анда оппозиция дә, сайлаулар да бар кебек. Әмма Чавез барысын да җиңә. Бездә дә шул булачак, бигрәк тә премьер-министр үзе президент булырга теләк белдерде бит”, ди сәяси күзәтүче Соли Өзәл.

Конституцияне үзгәрешләр көтә

Сайлаулар алдыннан Эрдоган халыкның симпатиясен тагын да күбрәк яулар өчен Европа Берлеген тәнкыйтьләде, Төркиядә “көрд проблемасы чишелде”, диде. Шулай ук Истанбулга сыймаган халык өчен кала янында җир тетрәүгә чыдый алган сыйфатлы торак төзергә вәгъдә итте.

2007 елда конституциягә кертелгән үзгәрешләр нигезендә Төркиянең яңа президентын парламент түгел, ә халык сайлаячак. Шуңа күрә Эрдоганның бу вәгъдәләрен белгечләр “булачак президент вәгъдәләре” дип бәяләде.

“Премьер-министр Эрдоган үзен президентлыкка әзерли. Моңа бер шик тә юк. Хәзер ул президентның вәкаләтләрен арттыру өчен конституцияне үзгәртергә тырышачак. Минемчә, ул Төркиядә идарәне Франция системына якынлаштырырга тели. Әмма ул аңа ирешә алыр дип уйламыйм. Чөнки аның үз фиркасендә дә 70 ел булган системны үзгәртеп, президент җөмһүрияте ясарга теләүчеләр күп түгел”, ди Тесев исемле тикшеренү үзәге киңәшчесе Мансур Акгүн.

Солтан Эрдоган хакимиятне үз кулына туплый

Аны якламаганнарны Эрдоган үз тирәсендә озак тотмый. Әле күптән түгел генә ул 200ләп депутатны куып, сайлауга намзәт итеп әллә ни билгеле булмаган кешеләрне билгеләде.

Төркия демократиясенең киләчәге караңгы, ди университет мөгаллиме Соли Өзәл.

“2007 елда ул депутатларның өчтән ике өлешен куды. Күптән түгел 220 кешене куды. Ул кемнең солтан икәнен күрсәтте. Кешене юктан бар итү яки уңышка ирешкән берәүне юк итү – барысы да аның кулында. Бу демократик кысаларга бик сыеп бетми”, диде халыкара мөнәсәбәтләр профессоры Соли Өзәл.

Әмма тәнкыйтьчеләр нәрсә генә әйтмәсен, Гаделлек һәм Тәрәккыят партиясен, шул санда Эрдоганны да халык ярата. Күпчелек аның өчен тавышларын бирәчәк. Моны илнең икътисады алга китүе белән дә (үсеш 9%), дини карашлы урта сыйныфның социаль һәм сәяси яктан күтәрелүе белән дә, сәламәтлек саклау системындагы үзгәрешләр белән, премьерның тышкы сәясәттәге уңышлары белән дә аңлатып була. Бу мәсьәләләрдә аңа каршы торырлык көчләр юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG