Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:20

Русия наркоманиягә каршы көрәштә үсемлекләр куллануны тыя, наркоманнарны төрмәгә утыртырга җыена. Белгечләр бу тырышлыкларга шикләнеп карый.

Русия наркоманиягә каршы сугышны петрушкадан башлады дияргә була: Русия Дәүләт думасы рәисе Борис Грызловның наркоманиягә каршы иң каты чаралар күреп сугыш ачарга җыенуы турында 7 июнь көнне “Независимая газета”да чыккан мәкаләсе халыкның петрушка турында шау-шу килүенә туры килде.

Бу көннәрдә Русиядәге базарларда халык петрушканы сатарга ярамый, янәсе петрушка хашиш, әфьюн һәм башка наркотиклар кебек бер дәрәҗәгә куелган дип гөр килә.

Казанның “Мәскәү базары”нда яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән сәүдә итүче Гөлсинә Вәлиева әлеге тыю үзләренә кагылмас дип өметләнә.

Казанның "Мәскәү базары"
“Без сата торган петрушкалар монда үстерелгән бит. Безгә әбиләр үзләренең бакчаларыннан: Төньяк (Северный) авылыннан һәм Васильеводан алып киләләр”, ди Вәлиева.

Русиядә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте башлыгы Виктор Иванов, үсемлек тыелганнар исемлегенә эләккән очракта, ул кулланылышта һәм сәүдәдә булмаска тиеш, дип әйтә. “Репрессиягә” петрушканың “ниндидер бер үзгә төре – бөдрәлесе” эләккән икән. Иванов үзе дә аның тәгаен нинди икәнен, кайдан китерелгәнен, йә булмаса русиялеләрнең кишәрлекләрендә дә үсә торганынмы, өздереп кенә әйтеп бирми.

Ә Русиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы исә башка карашта. “Петрушканы әфьюнлы матдә ясау өчен үстергәннәре дәлилләнгән очракта гына җинаять булып торачак” дип белдерелә. Әлеге министрлыкның баш наркологы Евгений Брюн, "петрушканы сату тыелмаган, ул киштәләрдән юкка чыкмаячак”, ди.

Онищенко алдан аяк киенде

Роспотребнадзор бөдрә петрушканы тыю турында карарын 11 апрельдә үк имзалады. 20 апрель көнне бу яңалык “Российская газета”да дөнья күрде. Онищенконың фәрманы июнь башыннан көчкә керде.

Гомумән, Роспотребнадзор Русия эчендәге, йә булмаса чит илдәге хәлләрне тизрәк сәясәткә бәйләп үзен ак итеп күрсәтергә тырыша. Күптән түгел генә булган хәл - Европада таралган эчәк кизүенең каян чыгуы ачыкланмаган килеш тә, Русия дөньяда бердәнбер дәүләт буларак, Европа Берлеге илләреннән яшелчәләр кертүне тыйды.

Петрушкага килгәндә, 18 апрельдә Русия президенты Дмитрий Медведев, илдә наркотиклар кулланучыларның коточкыч күп икәнлеген әйтеп, әлеге проблемга багышланган киңәшмә үткәргән иде.

Гадәттә берәр зур җыелышка әзерләнгәндә аның нәрсәгә багышланасы алдан билгеле була. Димәк, Онищенко петрушканы тыеп, алдан аяк киенгән булып чыга.

Наркотик сатучыларны сөргенгә

Инде репрессиягә петрушка гына түгел, ә наркотик кулланучылар, аларны таратучылар да эләгергә мөмкин. 7 июнь көнне Русия Дәүләт думасы рәисе Борис Грызлов илне яулап килүче афәткә каршы сугыш игълан итәргә кирәклеген белдерде.

Борис Грызлов
“Независимая газета”да басылган мәкаләсендә ул наркотикларны таратучылар гына түгел, ә аны кулланучылар да каты җаваплылыкка тартылырга тиеш, ди. Наркотик сатучыларны сөргенгә урман кисәргә, йә булмаса күмер чыгарырга җибәрү җәзасы турында да уйларга вакыт җиткәнлеген әйтә.

Наркотикларны пропагандалаган мәгълүмат чаралары ватанны сатучылар кебек бәяләнергә һәм алар җәзага тартылырга тиеш, ди Грызлов.

Дәүләт наркотик кулланучыга ике генә мөмкинлек бирәчәк: ул йә төрмәгә ябылырга, йә мәҗбүри дәваланырга тиеш булачак. Кая барасын наркоман үзе сайлаячак.

Шул ук вакытта Дума рәисе илдә наркоманнарны тернәкләндерү челтәрен җәелдерергә кирәклеген дә әйтә. Грызлов мәкаләсендә, берьяктан, төрмәгә утырту, йә мәҗбүри дәва һәм икенче яктан, тернәкләндерү челтәрләрен киңәйтү турында да сүз алып бара. Ләкин илнең кайсы якка юнәлеш алганлыгы ачык түгел. Алга киткән һуманлы илләрдәге кебек наркоманнарны тернәкләндереп кеше итәргә телиләрме, әллә төрмәгә утыртып, аларны юк итү сәясәте алып барылачакмы, кайсына өстенлек биреләсе билгесез...

Наркоманнарга карата сәясәт - кешелексезлек

“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте башлыгы Лев Понамарев, наркотик кулланучыларга карата җинаять эше кузгатуны үтә җавапсызлыкны күрсәтә, дип белдерә. Авыруларга карата андый чаралар күрергә ярамаганлыгын әйтә. Төрмәгә эләккән наркоманга дәва һәм наркотиктан котылу өчен башка ысуллар булмаганга бер генә юл – үлем генә кала.

Адвокат Генрих Падва да наркоманны җинаять җаваплылыгына тартуга каршы. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең кимүенә китермәячәк, ди ул.

Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең элекке җитәкчесе Александр Михайлов, наркоманны төрмәгә утыртуны кирегә әйләнеп кайту, дип әйтә. Русия җитәкчелегенең наркоманнарга карата сәясәте елдан-ел кешелексезрәк, ә көрәше уңышсызрак була бара, дип тә өсти.

Киләчәккә өметләре булмаганнар наркотикка ябыша

Русиядә бүген 6 миллионга якын кеше наркотик куллана, ди Грызлов. Наркотиклардан елына йөз меңнән артык кеше үлә. Инде 11 яшьтән үк наркотик кулланучылар да арта бара.

Татар яшьләренең “Үзебез” хәрәкәте координаторы Алия Сабирова, наркотик кулланучыларга карата катгый чаралар күрү илдәге наркоманияне киметмәячәк, дип әйтә.

Алия Сабирова
“Кешеләр күңелләрендә өмет булмаганга наркотиклар куллана башлый. Яшьләрнең киләчәге дә өметсез, аларга ярдәм юк. Әти-әниләрнең күпчелеге үз балаларын аякка бастырыр хәлдә түгел. Бай балалары гына наркотик куллана дип әйтү дөреслеккә туры килми. Түбән гаиләдән чыккан балалар үзләрен кая куярга белмәгәнлектән наркотикка барып тотына. Алар үзләренең киләчәкләренә ышанмый. Наркотиктан ниндидер җиңеллек һәм бушану күрәләр.

Наркоманияне киметү өчен дәүләт ягыннан башка төрле чаралар кирәк дип саныйм. Бала вакыттан ук аларны тормышка әзерләргә, һөнәр сайлауда ярдәм итәргә кирәк. Уку бушка, кеше үз урынын табарга тиеш. Талантын ачарга да ярдәм итәргә кирәк. Әнә шул очракта гына яшьләр наркотикка борылып та карамаячак. Катгый чаралар күрүнең файдасы булмаячак”, ди Сабирова.

XS
SM
MD
LG