Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда "ачлар инкыйлабына" каршы чаралар күрелә


Элек туристлар тулы булган урамда Мисыр кешесе газет укып утыра
Элек туристлар тулы булган урамда Мисыр кешесе газет укып утыра

Инкыйлаб кичергән Мисырда икътисадның ишелүе фаразланса да, халыкара ярдәм илнең финанс кыенлыкларын җайларга булыша.

Халыкара валюта фонды Мисырга соңгы айлардагы социаль һәм сәяси тетрәнүләр нәтиҗәләреннән котылырга ярдәм итү өчен 3 миллиард доллар вәгъдә итте. Күптән түгел Кушма Штатлар белән Согуд Гарәбстаны да шуңа охшаш вәгъдәләр биргән иде.

Мисырның дәүләт акчалары бүленешен үзгәртергә җыенган вакытлы хөкүмәте өчен бу әлбәттә куанычлы хәбәр. Узган атнада гына финанс министрлыгы игълан иткән бюджет проекты ярлы халыкның керемнәрен арттыруны күздә тота. Шул ук вакытта икътисадчылар мондый бюджет илнең дәүләт бюджетын яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк дип борчыла.

Шуңа да карамастан Каһирәдә әлеге ярдәм пакеты турында игълан иткәндә Халыкара валюта фондының Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия өчен җаваплы урынбасары Ратна Сэһэй Мисыр хөкүмәтенең сәясәтен кабул итәргә кирәклеген белдерде.

“Инкыйлаб халык күңелендә озак вакыт җыелып килгән күп кенә өметләрне һәм таләпләрне алга чыгарды. Күрүебезчә Мисыр хөкүмәте иң өстен куйган нәрсәләрнең берсе социаль гаделлек. Хөкүмәт моны өстен куя, Мисыр халкы моны өстен куя икән, ул чакта моның өстенлеген без дә хөрмәт итәбез”, - диде Сэһэй.

Мисыр икътисады хәзер бик авыр чор кичерә. Илдәге чуалышлар тәэсире буларак туризм сәнәгате бик зур югалтуларга дучар булды. Илдә эшсезләр саны артуга элегрәк Либиядә эшләгән, андагы ватандашлар сугышыннан качып кайткан халык ташкыны да өстәлде. Чит ил хезмәткәрләре санын киметүче Согуд Гарәбстаныннан да кешеләр күпләп кайта.

Әмма, Азатлык радиосының Мисырдагы хәбәрчесе Джо Һаммонд әйтүенчә, Мисырда күпләр инкыйлабтан башка өлкәләрдәге өметләр акланмаса да, икътисадка файда бар дип исәпли.

Бу өлешчә инкыйлабтан соңгы беренче популист бюджет белән аңлатыла. Бюджет минималь хезмәт хакларын арттыруны, салымнардан азат ителүче хезмәт хаклары киртәсен күтәрүне, ягулыкка 26 процентлы дотацияне күздә тота. Шул ук вакытта бәйсез һөнәр берлекләре оешып хезмәткәрләрнең эш бирүче белән сатулашу мөмкинлекләре артты.

Мондый чараларның зарурлыгын АКШ хөкүмәте оештырган бер тикшеренү нәтиҗәләре дә күрсәтә. Әлеге тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Мисыр халкының күпчелеге инкыйлабны демократия теләүдән бигрәк икътисадый өметләр белән яклаган. Халыкара республикан институты үткәргән фикер белешү дә Мисырда ун кешедән сигезенең алдагы елда икътисадый шартлар яхшырыр дип өметләнүен күрсәтә.

Мисыр финанс министры Самир Радван быел икътисадый үсеш иң күбендә 1,5 процент булыр дип фаразлый. Әмма Якын Көнчыгыш сәясәте өчен Вашингтон институты белгече Дэвид Шенкер әле инкыйлабка кадәргә 12 процент эшсезлекне тотып тору өчен генә дә еллык үсеш алты процент булырга тиеш иде ди.

Ул арада хакимияттәге Югары хәрби шура әгъзасы, генерал майор Мәхмүт Наср илдә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 70 процентка җитү мөмкинлеген ачыктан-ачык таныды һәм “ачлар инкыйлабы” башланудан куркуын әйтте.
XS
SM
MD
LG