Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет җиткерүче Әнисә ханым


Әнисә ханым Закирова
Әнисә ханым Закирова

Удмуртиянең мөселманнар гомер иткән күп кенә төбәкләрендә рәсми рәвештә яңа иман йортлары төзелеп, сафка басты. Шул ук вакытта иске мәчетләр дә төзекләндерелде. Гыйбадәт биналарының ярымайлы манаралары ерактан балкып, авылларга күркәм төс бирде. Язмабыз Ижауда дин кардәшләребезне әйдәп баручы, Петрова урамында мәчет җиткерү эшен үз җилкәсенә алучы Әнисә ханым Закирова турында.


Әнисә ханым Закированы Ижауда дин кардәшләребез арасында белмәгән кеше юктыр. Ижаудагы дин кардәшләребез аны “Иман нуры” мәчетен төзүне әйдәп баручы һәм дин сабагын бирүче буларак белә. Әнисә ханым шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүген дин тотучыларга барлык мөмкинлекләр бар. Шәһәрдә ике мәчет эшли. Ижауда “Иман нуры” мәчете инде өч ел дин кардәшләребезгә гыйбадәт кылу өчен ачык. Шәһәрнең Устинов һәм Индустриаль районнарында яшәүче мөселманнарга мәчеттә намазлар укырга, дини сабак алырга мөмкинлекләр арты. Шәһәрнең бу районында мәхәллә булдыру өчен Әнисә ханым күп тырышлык куйды.

“Күп эшләргә, кешеләр белән очрашырга туры килде. Мәчет ачык, документлар да әзер. Тик ашыгып, мәчетнең түбәсен яптылар. Су үтә, бу һәм башка эшләрне башкарасы бар”, дип уртаклашты Әнисә ханым.

Мәчет төзелеше җиңел генә бармады. Шушы районда төрекләрнең бер төзелеш фирмасы иман йортын тиз генә җиткерергә ышандырса да, төрле сәбәпләр аркасында төзелештә эшләр тукталып калды. Әмма Әнисә ханым Удмуртия мөфтияте белән мәчетне сафка бастыру юлларын эзләде. Халыкка мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Шушы районнан төрле даирәләргә сайланган депутатлар, татар эшкуарлары белән элемтә булдырды. Башланган эше нәтиҗәсен бирде. Бүген мәчет рәсми рәвештә ачык. Биредә дин сабакларын укыталар, соңгы елларда Рамазан аенда ифтар уздыру да гадәткә керде.
Ижаудагы "Иман нуры" мәчете

Әнисә ханым гарәп хәрефләре нигезендә Коръән укырга, шәригать кануннарының нечкәлекләренә Ижау Җәмигъ мәчетендә инде кырыктан узгач өйрәнгән. Әмма дини тәрбияне, ислам нигезләрен үз гаиләсендә алган.

Аның сүзләренчә, әби-бабалары дини йолаларны үтәп яшәгән. Дөрес, совет чорында дини кануннарны үтәү өчен кыенлыклар да булган. Өлкән буын вәкилләре сәхәрне базда ашарга мәҗбүр булган. Күзәтүчеләр дини йолаларны тотучыларны гаепләп чыгарга әзер торганнар.

“Дини йолаларны тулысынча үтәп яшәү теләге яшьтән ук булса да, ул елларда милләттәшләребезгә андый мөмкинлек юк иде”, дип уртаклашты Әнисә ханым. Әмма ике дистә ел элек ул мәчеттә дин сабакларын алып, гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръән укырга өйрәнә.

Шуның өстенә гарәп теле дәресләрен әле бирегә килеп укучы гарәп студентларыннан да алган. Хәзер үзе инде 11 ел милләттәшләребезгә дин сабагын укыта.

Әнисә ханымның беренче туплаган төркемендәге өлкән яшьтәге милләттәшләребез башта Устинов районының социаль тәэминат бүлегенең бер бүлмәсенә йөреп укый башлый. Бу бүлмәне Әнисә ханым сөйләшеп ала.

Шул ук елларда йөрәк авыруларын дәвалаучы шифаханәдә дә гыйбадәт кылу өчен бүлмә ачуга ирешәләр.

Дин сабагын бүген мәчеттә төзелгән махсус программа нигезендә алып баралар. Укыту әсбаплары да бар. Алар буенча Коръән уку күпкә җиңел. Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән уку өчен хәрефләр төрле төстә басылган. Ничек укырга кирәклеге күренеп тора. Мөгаллимәнең үзенең дә тәҗрибәсе артканнан-арта бара, укучыларында да дини белемгә омтылыш зур, дип сөенә Әнисә ханым.

Мәчет төзелеше, дини дәресләр, гаилә мәшәкатьләре белән генә чикләнми дин кардәшебез. Туганнары, күршеләренә дә кирәк чакта ярдәмгә ашыга.

Һәр мөселманга динебезнең йолаларын һәм исламның биш нигезен дә үтәү ваҗип. Шуңа Әнисә ханым исламның бишенче нигезен үтәде – сәламәтлеге ныклы булмаса да, тәвәккәлләп, изге Мәккә, Мәдинә җирләренә барып, хаҗ да кылып кайтты.

Әнисә ханым Закирова киләчәктә оныклары, балалары да дин юлында булырлар, ата-бабалары биргән дини йолаларны үтәү буыннан-буынга дәвам итәр дип ышана.
Ижаудагы “Иман нуры” мәчетендә
XS
SM
MD
LG