Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Иранның уран баетуны арттыру ниятен хөкем итә


Франция Иранның баетылган уран җитештерүне кисәк арттыру ниятен “провокация» дип атады.

Бүген Иран атом энергия идарәсе башлыгы Фәрәйдүн Габбаси-Давани җитештерүнең өчләтә арттырылачагын игълан итте.

Аның әйтүенчә, барлык баетылган уранның 20 проценты Тәһраннан көньяк-көнбатыштагы яңа төзелгән Фордо корылмасында җитештереләчәк.

Давани Натанц атом үзәгендәге эшләрнең бер өлешен Фордога күчерү Халыкара атом энергия идарәсе күзәтүе астында булачак диде.

2009 елда Фордо төзелеше игълан игълан ителгәннән соң БМО Иранга каршы чикләүләр керткән иде.
XS
SM
MD
LG