Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:15

Новосибирски губернаторы шовинистлар уенында катнашмады


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсе башлыгы Василий Юрченконы сәламли, 7 июнь 2011 ел, Казан һава аланы

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсе башлыгы Василий Юрченконы сәламли, 7 июнь 2011 ел, Казан һава аланы

Татарстандагы урыслар белән очрашырга җыенган Новосибирски өлкәсе губернаторы әлегә татарларга җылы сүзләр сөйләп йөрде.


Татарстанга Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко җитәкчелегендә рәсми төркем 3 көнлек сәфәргә килде.

Моңарчы бу өлкәгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур төркем барган иде. Республика җитәкчесе Себер якларында җирле татар оешмасы белән дә очрашты.

Новосибирски өлкәсендә гомер итүче татарларның милли-мәдәни үсешенә ярдәм итү мәсьәләсе Себер түрәләре белән бу очрашуда да тикшерелде, шулай ук икътисади хезмәттәшлек турында да килешенде.

Алдагы ял көннәрендә Новосибирскида өлкә Сабан туе үтәчәк. Әлеге чарага Казаннан рәсми җитәкчеләр һәм артистлар барырга җыена.

Юрченко Татарстан урысларын якламакчымы?

Шул арада, Новосибирски өлкәсе губернаторы Казанда булганда җирле урыслар белән очрашырга теләгән булган.

Казандагы Рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Александр Салагаевның әйтүенә караганда, ике атна элек ул Новосибирски өлкәсе башлыгы идарәсеннән хат алган.

“Анда Татарстан президентының сәфәре вакытында аның җирле татарлар белән очрашуын истә тотып, Новосибирски өлкәсе губернаторын Казанда булганда җирле урыс җәмгыяте белән очраштыру тәкъдим ителде”, диде “Азатлык”ка Александр Салагаев.

Бу чара рәсми вәкилчелекнең көн тәртибенә керергә тиеш булган икән.

Татар телен азрак, рус телен күбрәк укытуга багышланган каршылык чарасы, 18 апрель 2011 ел, Казан.
Салагаевның әйтүенә караганда, Рус мәдәнияте оешмасы әлеге очрашуда рус фольклор җыр-бию коллективларын Татарстандагы “Каровон” фестиваленә чакырырга, рус гимназияләре арасында балалар белән алмашу программаларын башлап җибәрүне тәкъдим итәргә теләгән һәм Татарстанда рус телен укыту мәсьәләсен күтәрмәкче булган.

Болар хакында Рус мәдәнияте җәмгыяте Новосибирскига язып җибәргән.
Салагаев сүзләренчә, җавап хатында Новосибирски өлкәсе вәкилләре очрашуны мәдәният министрлары дәрәҗәсендә генә үткәрү турында хәбәр иткән һәм аларның тәкъдимнәрен Татарстандагы мәдәният министрлыгына юллаган.

Рус теле мәсьәләсе көн тәртибенә кертелмәде

Новосибирски өлкәсе вәкилләренә Универсиада корылмаларын күрсәтәләр, 7 июнь 2011 ел
7 июнь көнне Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко җитәкчелегендәге рәсми төркем Татарстанга килеп төште. Кунакларга Универсиада корылмаларын, IT-паркны күрсәттеләр, губернаторны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Яклар фәнни-техник, сәүдә-икътисади, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлекне җәелдерү турында рәсми килешү имзалады.

Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ике төбәк башлыгы һәм рәсми вәкилләрнең очрашуында күбрәк икътисади хезмәттәшлек турында сүз барган. Новосибирски өлкәсе губернаторы Татарстандагы төзелешләргә, технологияләрнең үсешенә, социаль торак программаларына соклану белдергән.

Шулай ук, Василий Юрченко өлкәсендә милләтләрне саклау өчен күп эш эшләнүе хакында әйткән, дип хәбәр ителә. Әмма рәсми чыганакларга караганда, югары дәрәҗәле бу очрашуда Татарстанда урыс теленең укыту мәсьәләсе хакында сүз булмаган.

Рус оешмасы мәдәният министрлыгына чакырылмаган

Ике төбәк арасындагы зур килешү кысаларында Татарстан һәм Новосибирски мәдәният министрлары арасында да тагын бер документ астына кул куелды.

Александр Салагаев
Рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Александр Салагаевның әйтүенә караганда, нәкъ шушы вакытта җирле руслар Новосибирски өлкәсе мәдәният министры Наталья Ярославцева белән очрашырга өметләнеп торган.

Әмма Себердән килгән рәсми кунакларның көн тәртибендә бу очрашуга вакыт табылмаган. "Новосибирски өлкәсенең гозерен Татарстанда үтәмәделәр", ди Салагаев.

Ике төбәк мәдәният министрлары хәбәрчеләр каршында тиз арада хезмәттәшлек килешүен генә имзалады, зур сөйләшү булмады.

Килешүдә Новосибирски өлкәсе җирле татар оешмаларына ярдәм итү, татарлар белән эшләүче китапханәчеләрне, татар үзешчән ансамбльләр, татар оешмалары җитәкчеләрен укыту, конференцияләргә чакыру турында әйтелә.

Шул ук вакытта ике төбәк мәдәният министрлыклары килешүнең 2нче маддәсендә ике төбәктә дә “халыкларның рухи яктан бер-берсен баету”, “һәр халыкны хөрмәт итү” йөзеннән сәнгатьчеләр арасында элемтәләрне арттыру кирәклеге турында әйтелә. 4нче маддәдә яклар бер-берсенә гастрольләр, концертлар оештырырга, бергәләп фестиваль, үзешчән иҗади коллективлар бәйгеләрен оештырырга вәгъдәләр бирә.

Новосибирскидагы үткән "Себер йолдызлары" бәйрәме, март, 2011 ел
Новосибирски өлкәсе мәдәният министрлыгы Татарстандагы оешмага үзенең 3 еллык чаралар планын тәкъдим иткән. Аңа караганда, өлкәдә татар милли чаралары да бар, рус мәдәниятенә багышланган милли бәйрәмнәр дә шактый. Мәдәният министрлары очрашуында да Татарстанда рус телен укыту мәсьәләсе күтәрелмәгән. Киресенчә, Новосибирски өлкәсе мәдәният министры Наталья Ярославцева, өлкәдәге татар оешмасы һәм аның активлыгы турында сөйләгән.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үз чиратында Себергә республика сәнгатькәрләрен җибәрү турында белдергән булган, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Новосибирски өлкәсе вәкилләренең рәсми програмы 8 июньдә дә дәвам итте. Алар Алабуга барып, андагы ирекле икътисади зона һәм шулай ук ТАНЕКО нефть эшкәртү корылмасы белән танышып йөрде.

Шулай итеп Новосибирски өлкәсе губернаторы һәм башка рәсми вәкилләр дә рус җәмгыяте белән очрашмады. Оешма җитәкчесе Александр Салагаевның әйтүенә караганда, моңа кадәр Татарстанга килергә җыенган рус өлкәсе җитәкчесенең Казандагы җирле урыс җәмгыятенә мөрәҗәгать иткәнне булмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG