Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Бишкәк хокук яклаучылар тәнкыйтен кире кага


Кыргызстан бер ел элек булган милләтара бәрелешләр өчен җаваплыларның җәзага тартылмавын хөкем итүче халыкара хокук яклаучыларның тәнкыйтен кире кага.

Кыргызстан баш прокуратурасының югары хезмәткәре Сумар Насиза килгән барлык шикаятьләр дә җентекләп тикшерелә диде.

2010 елның июнендә Ош һәм Җәләл-Абад өлкәләрендә кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы бәрелешләрдә 470-ләп кеше һәлак булган иде.

Бүген Amnesty International хокук яклау оешмасы чыгарган хисапта корбаннарның 75 проценты үзбәкләр булуы әйтелә. Шул ук вакытта рәсми саннарга караганда, чуалышлардан соң тоткарланган 270 кешенең 230-ы үзбәкләр.

Хокук яклаучылар былтыргы бәрелешләр өчен гаеплеләр җәзага тартылмаса, бәрелешләр кабатланырга мөмкин дип кисәтә.

XS
SM
MD
LG