Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә E.coli бактериясен йоктыручылар кими


Германиядә E.coli бактериясен йоктыручылар саны шактый кимегән.

Бүген бу турыда Германия сәламәтлек саклау министры Даниел Бар белдерде. Шулай да, аның әйтүенчә, куркыныч бетте дип әйтергә әле иртәрәк.

Министр авыру чыганагын эзләү дәвам итә, әмма ул табылмый калырга да мөмкин диде.

Германиянең төньяк өлешләрендә бу авыру сәбәпле 20-дән артык кеше үлде, авырулар саны 2 меңнән артты. Европаның башка илләрендә дә бер йөзләп кеше авырды.
XS
SM
MD
LG