Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда ракета һөҗүмнәре 16 сугышчыны үтерде


Пакстан рәсмиләре әйтүенчә, бүген илнең төньягында, Әфганстан чиге янында АКШның читтән идарә ителүче очкычларыннан атылган ракетлар сугышчы дип шикләнелгән 16 кешене үтергән.

Һөҗүм Төньяк Вәзирстан асаба җирләренең Шәвәл төбәгендә булган. Корбаннарның кем булуы әлегә ачыкланмаган.

Дүшәмбе көнне Көньяк Вәзирстандагы өч һөҗүм нәтиҗәсендә егермеләп кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG