Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:49

НАТО: Каддафи китәргә тиеш


НАТО Либиядәге гамәлләрен “кирәк булган кадәр” дәвам итәчәген һәм Мөәммәр Каддафи хакимиятенә каршы “кирәкле чараларны” күрәчәген әйтә.

НАТОдагы 28 илнең саклану министрлары бүген ачылган ике көнлек Брюссель очрашуында Каддафи хакимияттән китәргә тиеш дип белдерде.

Шул ук вакытта НАТО башлыгы Андерс Фог Расмуссен сугыштан соң Либиядә тәртип саклау өчен НАТО көчләре кертелмәяәчк диде.

“Без Либиядә Каддафидан соңгы, яки низагътан соңгы чорда НАТО төп рольне алыр дип көтмибез. Киресенчә, без төп рольне БМО алыр дип көтәбез”, - диде Расмуссен.

Ул шулай ук Либиядәге хәрби чараларга НАТОның күбрәк илләрен катнашырга чакырды.

XS
SM
MD
LG