Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор хокук яклаучы Олег Орловны штрафка тартуны сорый


Мәскәүдәге Хамовнический мәхкәмәнең килештерү өлешендә прокурор хокук яклаучы Олег Орловка 150 мең сум штраф җәзасы билгеләргә тәкъдим итә.

“Мемориал” хокук яклау үзәге җитәкчесе Орлов Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка яла ягуда гаепләнә.

2009 елның июлендә ул “Мемориал” активисты Наталья Эстемированың үтерелүе өчен Чечня җитәкчелеге җаваплы булуын әйткән иде.

Кадыйров Орловның өч елга ирегеннән мәхрүм ителүен таләп итә. Хокук яклаучы үз гаебен танымый.
XS
SM
MD
LG