Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русиядә 30 миллиард тонна куркыныч калдыклар тупланган


Русия Дәүләт Шурасы президиумы утырышында президент Дмитрий Медведев илдә 30 миллиард тоннадан артык куркынычлы калдыклар тупланды, аларны юк итү өчен күп акча кирәк дип белдерде.

Президент хөкүмәтнең тирә-юнь мөхитне саклау максатында бер ел элек бирелгән йөкләмәләрне үтәмәвен тәнкыйтьләде.

Утырыш Түбән Новгород өлкәсенең Русиядә иң пычрак шәһәрләрдән саналган Дзержински шәһәрендә уза.

Дзержнски янында Европада көнкүрешнең каты калдыклары саклана торган иң зур чүплек урнашкан. Утырыш алдыннан боралакта әлеге чүплекне караганнан соң Медведев әлеге экологик казаның зурлыгына шаккатуын белдерде.
XS
SM
MD
LG