Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы бәрелештә егермеләп кеше һәлак булды


Пакстан иминлек көчләре белдерүенчә, Әфганстан чиге янындагы Вәзирстан асаба җирләрендә булган атышта кимендә сигез Пакстан хәрбие һәм унлап сугышчы үтерелгән.

Рәсмиләр әйтүенчә, бүген төбәктәге иминлек тикшерү капкасына ракетлар һәм авыр кораллар белән коралланган йөздән артык сугышчы һөҗүм иткән.

Reuters агентлыгы рәсмиләрнең сугышчылар һөҗүмен кире кайтарганда 12 сугышчының үтерелүе, бишесенең яралануы турында әйткәннәрен тапшыра.
XS
SM
MD
LG