Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:32

E.coli бактериясеннән тагын ике кеше үлде


Германиядә E.coli бактериясе белән авырудан үлүчеләр саны 27-гә җитте. Узган тәүлек эчендә тагын ике кеше үлде.

Узган тәүлек эчендә тагын 160-лап авыру очрагы теркәлде. 14 илдә барлыгы 2800-ләп кеше авырый.

Авыру чыганагы әле дә билгесез. Халыкны кыяр, помидор һәм салат ашаудан тыелып торырга чакыралар.

Кичә Германия сәламәтлек саклау министры авыру йоктыручылар санының кимүен белдерде.

Бүген Түбән Новгородта ачылучы Европа Берлеге һәм Русия саммитында Европадан Русиягә яшелчә кертүне тыю төп тема булачак.

XS
SM
MD
LG