Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:06

Түрәләр сүзенә караганда, соңгы арада физик мөмкинлекләре чикле булучыларның реабилитация җиһазларын алуында кайбер авырлыклар килеп туган һәм бу уңайдан министрлыкка дәгъва белдерүчеләр дә күбәеп киткән.


9 июнь Казанда инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары, шифаханәләргә юлламалар һәм башкалар белән тәэмин итүне оештыруга багышланган матбугат конференциясе булды.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталия Бутаева сүзләренчә, дәүләт республика инвалидларына 30дан артык төр техник җиһаз белән ярдәм күрсәтеп, аларның авыр тормышын җиңеләйтергә тырыша.

Инвалидлар мәсьәләсе ничек чишелә?

"Безнең министрлыкка инвалидларны әлеге җиһазлар белән тәэмин итү вәкаләте 1 гыйнвардан башлап тапшырылды. Шуңа күрә бу эшләрне оештыруда бераз авырлыклар килеп туды" дип, сүзен башлады Бутаева.

"Нәтиҗәдә инвалидларга реабилитация җиһазларын сатып алу өчен уставыбызның теркәлүе кирәк булды. Ә бу исә февраль аенда гына тормышка ашты. Шуңа күрә бу әйберләрне алу өчен бәйге игълан итү дә бары тик нигезнамәбез теркәлү белән мөмкин була алды" дип, ачыклык кертте министр урынбасары.

Аның сүзләренчә, кайбер инвалидлар өчәр протез алырга теләк белдерә. Ә чынлыкта беренче вакытта бер протез да җитә.

"Әгәр без калган ике протез белән тәэмин итмибез икән, ул очракта гражданнар үз хокукларының бозылуы турында төрле урыннарга шикаять яза башлый. Без бу очракта нәрсә эшләргә тиеш соң" дип, Бутаева үзләре очрашкан авырлыклар белән журналистларны якыннанрак таныштырды.

Бүгенге көндә республика инвалидлары арасында иң кирәкле реабилитация җиһазлары булып памперслар, протезлар һәм инвалид арбалары тора икән.

"Памперслар алу өчен тендер уздырылган иде, әмма анда тиешле шартларны үтәмәгәне өчен кертелмәгән бер ширкәт тендерны мәхкәмәгә бирде. Һәм мәхкәмә карары белән памперс алу яңабаштан башкарылды.

Нәтиҗәдә инвалидларыбызга тиешле реабилитация әйберләре вакытында тапшырыла алмады. Алар бит мондагы проблемнарны күрмиләр, белмиләр, ә кайбер инвалидлар өчен памперс көндәлек кирәк-ярак булып тора", ди Бутаева.

“27 мең инвалидның 7 меңе генә шифаханәгә быел бара алачак”

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталия Бутаева сүзләренчә, инвалидларның икенче проблемы -- шифаханәләргә юлламалар алу.

Хәзерге вакытта Татарстанда 27 мең инвалид шифаханәдә дәвалану өчен чират алган. Әмма аларның бары тик 7 меңе генә быел шифаханәләргә юллама ала алачак, дип белдерә министр урынбасары. Башкаларны юллама белән тәэмин итү өчен безнең кирәкле финансларыбыз юк, ди ул.

Юллама белән бара торган шифаханәләр барысы да Татарстанныкы икән. Әмма араларыннан берсе чит республиканыкы, анысы да күрмәүчеләр өчен махсус төзелгән, дип белдерә Бутаева.

Инвалид арбалары белән дә проблем бар, ди ул. "Арбаларны кайберәүләр сыйфатсыз дип әйтә әйтүен, әмма чит илдә эшләнгәннәре бик кыйбат, ә бездәгеләр бераз сыйфатсыз булырга мөмкин, әмма бәясе ягыннан күпкә очсызрак. Шуңа күрә без күбрәкне алырга тырышабыз, йөри алмаган инвалидларыбызга беренче чиратта хәрәкәт итү кирәк бит", ди Наталия Бутаева.

Аның сүзләренчә, инвалид арбалары өчен дә республикада чират бик зурдан.

Инвалид арбасы ничә елдан соң бирелә?

Министр урынбасары арба алу өчен беренче булып мөрәҗәгать итүчеләргә арбаларны да беренче булып тапшырырга тырышабыз дип әйтсә дә, Казанда бу бәхетне инде 4 ел буе көтеп торучылар да бар икән.

Башкалада яшәүче һәм бүгенге көндә 90 яшен ваклап, япа-ялгыз гомер кичерүче II Дөнья сугышы ветераны Мулланур Габдрахманов әнә шундыйлардан.

"Без сугыш чыккач ватаныбызны яклап, яу кырына ашыктык, әмма дәүләт кенә инвалид арбасы белән тәэмин итәргә бик ашыкмый", дип үпкәсен белдерә ул.

"Минем бөтен пенсия акчасы даруларга китеп бара. Үзем күптәннән инде урамга да чыгып йөри алмыйм. Хәтта өйдә хәрәкәт итү дә минем өчен авырлашты. 2007нең октябрендә инвалид арбасын бирмәсләрме икән дип, социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән идем.

Мин бит 2нче төркемнең 3нче дәрәҗәдәге инвалиды. Бу инвалидлар ятып авырый торган инвалидлар төркеменә керә бит. Күпме еллар үтсә дә, мөрәҗәгатем әлегә кадәр үтәлмәде. Министрлыктагылар хәл итәбез-итәбез дигән булалар, әмма арба гына һаман да күренми", ди сугыш инвалиды.

“Без дәүләткә сугышта гына кирәкмени?”

"Без сугышкан вакытта гына кирәк идек, ә хәзер безнең беркемгә дә кирәгебез калмады. Хәзерге заман кешесе сугышның нәрсә икәнен белми бит ул. Безнең аркада кемнәрдер миллионер булып яшәп ята, ә безгә инвалид арбасын да күпсенәләр", ди Мулланур Габдрахманов.

Түрәләр күзлегеннән инвалидларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итмәүнең сәбәпләре бар-барын, әмма чынбарлыкта инвалидлар тиешле ярдәмне күрүдән мәхрүм булып кала бирә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG