Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләр Сабан туена аяк чалырга тырыша


Мәскәүнең Люблино районында моңа кадәр булган Сабан туйларның берсе
Мәскәүнең Люблино районында моңа кадәр булган Сабан туйларның берсе

Люблино Сабан туе - "Краснодар өлкәсе урамнары бәйрәме", Төмәннеке - "Шәһәр көне" булып узачак. Тобол татарлары Сабан туйга чиркәү янына җыелачак.

Русиянең кайбер урыннарында хакимиятләр татар-башкорт халкының милли бәйрәме Сабан туен үткәрттермәс өчен төрле юллар эзли. Бәйрәмнең ямен җибәрергә, асылын бозарга тырыша.

Мисал өчен, Төмән өлкәсенең Тобол шәһәрендә яшәүчеләр быел 18 июньдә булачак Сабан туена тәреле чиркәү янына җыелырга мәҗбүр. “Александр бакчасы” дип аталган әлеге урын шәһәрнең борынгы өлешендә.

Тобол шәһәренең себер татарлары мәдәнияты үзәге рәисе Сафиулла Ильясов сүзләренчә, шәһәр җитәкчеләре милли бәйрәмне, гомумән, калада үткәрүгә каршы булган. Әнә, Тобол районындагы берәр татар авылына барып ясагыз, дигән алар. Чиркәүле урын булса да, башка җирне бирмәгәч, “Александр бакчасы”на җыелырга карар иткәннәр.

Тоболдагы "Александр бакчасы"
“Хакимият бюджет чыгымнарын киметүне быел татарлар өстенә аударып калдырды. Бәйрәмне теләсә ничек үзегез үткәрегез, дип әйтәләр. Хакимиятнең татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мөнәсәбәте нык начарланды. Без быел 23нче тапкыр Сабан туе үткәрәбез. 22 ел дәвамында бәйрәм үткәрергә акча биреп килгән иделәр, быел акчаны иганәчеләрдән эзләгез дип әйттеләр”, ди Ильясов.

Ермак яуларына кадәр тулысынча татар шәһәре булган Тоболда бүген исә 100 меңләп кешенең 20%ын татарлар тәшкил итә.

Элекке елларда да шәһәр хакимияте Сабан туен билгеле бер кысаларда тотарга тырышты. Бары тик 12 июньдә - Русия көнендә генә стадионда үткәрттерде. Аннан соң шәһәрнең татар мәдәнияте үзәге берничә тапкыр бәйрәмне урман буендагы матур болында оештырган иде. Әмма бу иркенлек, гореф-гадәтләрне күтәреп бәйрәм итү җитәкчелекнең күңеленә тигән күрәсең...

Кара көндәге Сабан туе

Төмәннәр дә үзләренең милли бәйрәмнәрен Себердә яшәүче татар халкы тарихы өчен иң кара көндә үткәрергә мәҗбүрләр. Татар каласы өстенә руслар шәһәре төзи башлаганга быел 425 ел тула. Галимнәр никадәр генә дәлилләмәсен, Төмән тарихына багышланган фәнни-гамәли җыеннар үткәрелмәсен, җитәкчелек шәһәрнең аңа кадәр булган тарихын телгә алдыртмый, матбугатка да чыгартмаска тырыша.

Төмәннең русча 425 еллыгы быел июль аеның соңгы шимбәсендә - 30 июльдә үткәреләчәк. Татарлар да нәкъ шул көнне үзләренең мәйданнарын ясап күңел ачачак. Төмән хакимиятләренең Сабан туен Шәһәр көне дип аталган ясалма бәйрәмдә үткәртә башлаганнарына быел 10 ел тула.

Төмәндә үткән Сабан туйларның берсе
Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова сүзләренчә, шәһәр көнендә оештырылган башка мәйданчыклар белән чагыштырганда милли бәйрәмгә берничә тапкыр күбрәк, ике меңләп кеше килә. Төмәннең мәдәният идарәсе бу бәйрәмгә дә 200 мең сум акча бүлеп биргән.

“Акчалар җитәрлек түгел, каян булсын! Быел бераз күбрәк биргән иделәр, әмма Сабан туе акчасыннан 100 мең сумны инде мәдәният үзәге бинасын төзекләндергәндә тотарга туры килде. Шәһәр хакимияте өстәмә акча юк, әнә шуннан алыгыз диде”, ди Кәримова.

Төмән өлкәсендә хакимиятләр татарларны үз мәдәниятләреннән, гореф-гадәтләреннән биздерү эшенә 1997 елда кереште. Нәкъ шул елны өлкә татар мәдәният үзәге бетерелде. Аңа кадәр өлкә татар мәдәният үзәге 1989 елдан алып тугыз тапкыр Төмән Сабан туен үткәреп калырга өлгергән иде инде. Бөтен шартларын үтәп, бөтен ярышларын һәм уеннарын кертеп оештырылган бу бәйрәмгә табигать кочагына 10-15 меңләп кеше җыела иде, ди бетерелгән үзәкнең элекке рәисе Фәрит Хәким.

Люблинодагы Сабан туе – Краснодар өлкәсе урамнары бәйрәме

Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесендәге Люблино районы хакимияте дә, төрле сылтаулар табып Сабан туе бәйрәменең асылына аяк чалырга тырыша. Моңа кадәр Люблинодагы милли бәйрәм “Русия халыклары мәдәнияты фестивале” эчендә үткәрелә иде. Быел исә 11 июньдә була торган чараны хакимиятләр “Краснодар өлкәсе урамнары бәйрәме” дип атаган.

Люблино Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесенә карый һәм анда Краснодар өлкәсендәге шәһәр-авыл исемнәрен йөрткән урамнар шактый. Краснодарски, Краснодонски, Цимлянски, Тихорецкий, Армавир һәм башкалар.

Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гаяз Ямбаев әйтүенчә, башка еллар белән чагыштырганда, татарларга бирелгән вакытны да киметкәннәр.

“Безгә элек татарларга чыгыш ясау өчен дүрт сәгать бирелә иде, ә хәзер ике сәгатькә кенә калдырдылар”, ди Гаяз Ямбаев.

Рәшит Сяпуков
Люблино районында яшәүче татарларның иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сяпуков Сабан туен үткәрү өчен тырышып йөрүчеләрнең берсе. Бюджеттан хезмәт хакы алучы булуга карамастан, милли бәйрәм өчен үз акчасын да кызганмый ул. Сабан туе бәйрәме мәйданындагы шома багана черегән булган, аларны китертү, юну өчен дә үз акчасын түләгән.

“Бу тирәдә торган татарларның балалары Сабан туеның бик күңелле бәйрәм икәненә төшенсен өчен тырышабыз. Бөтен хатирәләр кечкенәдән сеңеп кала бит”, ди Сяпуков.

Сяпуков сүзләренчә, моңа кадәр хакимиятләр белән күпмедер дәрәҗәдә уртак тел таба торган булганнар. Русия башкаласындагы бүлгеләрдә быелгы милли бәйрәмне зурлап үткәрүгә Мәскәү шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Рәсим Акчурин каршы килгән.

“Люблино районы идарәсендә Сабан туе бәйрәмен үткәрүгә багышланган киңәшмә үткән иде. Хакимият башлыгы Буянкин: “Сез бездән бүләкләр өчен акча, уеннар үткәрү өчен җирне күбрәк бирүне сорыйсыз. Мәскәү шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Акчурин безгә шалтыратып: "Мәскәүдә башкаланың бер генә Сабан туе үтәчәк, башка бәйрәмнәр булмый. Алар сезнең башыгызны катырмасыннар. Мин аларга ярдәм итмәячәкмен һәм бәйрәмгә килмәячәкмен”, дип әйткән. Югыйсә, ул бит узе Сабан туе бәйрәме киңрәк таралсын дип тырышырга тиеш”, ди Сяпуков.

Люблино Сабан туен үткәрүчеләр башкала татарларының милли-мәдәни мохтариятеннән, акчалата түгел, ә сүз белән дә теләктәшлек ишетмәгәч, андый оешманың булуга караганда булмавы артыграк, дип әйтә. Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегеннән дә бернинди ярдәм күрмибез, ди алар.

Люблинода Сабан туе бәйрәме җиденче тапкыр оештырыла инде. Моңа кадәр дә ул Сабан туе булып кына узмаган. Ә “Русия халыклары мәдәнияты фестивале” кысаларында оештырылган. Чегән, рус, молдован һәм башка халыкларның җырлары яңгыраса да, иң күп вакытны татарларга бирә торган булганнар.

Гаяз Ямбаев хакимият Сабан туе бәйрәме генә итеп барыбер беркайчан да үткәрттермәс иде, без хәйләле юл уйлап табып, “Русия халыклары мәдәнияты фестивале” эчендә Сабан туе дип атаган идек, ди. Ул елларда да халыкның күпчелеге Сабан туе карарга дип килгән. Быел да 7-8 мең кешедән ким булмас дип өметләнәләр.

Русиянең төрле урыннарында милли гореф-гадәтләрне күтәрергә тырышучылар Татарстан хөкүмәтеннән, Бөтендөнья татар конгресыннан, Русия татарларының милли-мәдәни мохтариятеннән Сабан туеның асылын аңламаган урындагы хакимиятләр белән сөйләшеп, мәсьәләнең бу ягына да игътибар итүләрен көтә.
XS
SM
MD
LG