Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә полковник Юрий Буданов үтерелде


Мәскәүдә полковник Юрий Буданов үтерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00
йөкләү

Чечен кызы Эльза Кунгаеваны үтергән өчен сигез ярым ел төрмәдә утырып чыккан полковник Мәскәү урамында атып үтерелде.

Чечен кызы Эльза Кунгаеваны үтергән өчен сигез ярым ел төрмәдә утырып чыккан полковник Мәскәү урамында атып үтерелде.

Мәскәүдә полковник Юрий Буданов үтерелде. Аның үтерелүе турындагы хәбәрне Русия тикшерү комитеты баш тикшерү идарәсенең Мәскәү бүлеге вәкиле Виктория Цыпленкова да раслады.

Буданов гаиләсе белән Мәскәү үзәгендә, Комсомол проспектында урнашкан нотариуска килгән булган, тәмәке тартырга тышка чыккан арада аны атып үтергәннәр.

Юрий Буданов мәхкәмә каршында, 2001 ел

Кайбер хәбәрләргә караганда һөҗүм итүчеләр икәү булган. Берсе машинада калган, икенчесе якын килеп Будановның башына дүрт мәртәбә аткан.

Шуннан соң алар качып киткән. Шаһитләр әйтүенчә, пистолеттан атучы хәрби киемнән булган.

Һөҗүм итүчеләр утырып качкан машина башка бер урамда табылган. Шул ук машинада тавыш киметкечле пистолет та табылган.

Тикшерүчеләр якындагы видеокамералардан һөҗүм итүченең сүрәтен инде тапкан дип хәбәр ителә.

Владимир Маркин

Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, Будановның шактый мәгълүм кеше булуын исәпкә алганда, бу үтерү провокация булырга охшый.

Һөҗүмнең берәр милли төркем белән бәйле булу мөмкинлеген күрсәтүче бернинди мәгълумат та юк диде Маркин.

Маркин әйтүенчә, һөҗүмдә катнашкан машина йөртүче "славян кыяфәтле" кеше.

Ул шулай ук һөҗүмнең алдан яхшылап оештырылган булуы, Будановны алдан ук күзәткән булулары мөмкинлеге турында белдерде.

Эльза Кунгаева
Чечен кызы Эльза Кунгаеваны үтергән өчен 2003 елда 10 ел төрмәгә хөкем ителгән Буданов 2009 ел башында вакытыннан элек иреккә чыгарылган иде.

Аны вакытыннан алда иреккә чыгаруга хокук яклаучылар зур ризасызлык белдерде.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 2000 елның 27 мартында Буданов хәрби машинада Таги авылына килеп 18 яшьлек Кунгаеваны хәрби бүлеккә алып киткән. Хәрби бүлектә полковник кызны буып үтергән һәм шуннан соң солдатларга аны күмәргә кушкан.

Будановка шулай ук Чечнядә башка кешеләрнең хәрби бүлеккә алып кителгәннән соң югалуы өчен дә гаепләнде.

Чечнядә 2009 елда аның вакытыннан элек иреккә чыгарылуына рисазлык белдереп күп кенә урам җыеннары үтте. Хәтта Чечня җитәкчелеге дә бу карарга протест белдерде.

Станислав Маркелов үтерелгән урын
Мәскәүдә шулай ук ризасызлык белдереп матбугат очрашуы үткәргән адвокат Станислав Маркелов һәм аның белән булган журналист Анастасия Бабурова ул очрашудан чыккач урамда атып үтерелде.

Кунгаеваның атасы Виса Кунгаев Азатлык Радиосына бу үтерүгә катнашы булмавын белдерде.

"Үтергән булсам, "Әййе, моны мин эшләдем. Хәзер мине дә ун елга хөкем итә аласыз", - дияр идем. Башка кешенең аның белән үз хисаплары бардыр", - диде Кунгаев.
XS
SM
MD
LG