Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яшелчә” саммиты тәмамлады


Дмитрий Медведев, Жозе Мануэль Баррозу, Һерман ван Ромпей
Дмитрий Медведев, Жозе Мануэль Баррозу, Һерман ван Ромпей

Европа Берлеге - Русия саммитында Русиянең Европадан яшелчә кертүне тыю һәм ике арада визасыз йөрү турында сүз булды.

Русия президенты Дмитрий Медведев, Европа Шурасы рәисе Һерман ван Ромпей һәм Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэль Баррозу кичә һәм бүген ике тарафны да борчыган берничә мәсьәлә турында сөйләште.

Көн тәртибендә инде күптән торган Европа илләре белән Русия арасында визаларны бетерү һәм газ проектларына багышланган ашыгыч бер мәсьәлә дә өстәлде.

Европа илләрендә E.Coli бактериясеннән чыккан эчәк инфекциясе тарала башлагач, Русия Европадан яшелчә кертүне тыйды.

Европа Шурасы Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә җыенган Русиянең бу адымын хупламады.

Бүгенге сөйләшүләрдә тарафлар яшелчә кертү чикләүләрен бетерү турында килеште. Аңарчы Русия һәм Европа илләре белгечләре яшелчәнең сыйфатына дәлилләр биргән сертификатлар эшләп чыгарачак.

Европа Берлеге белән Русия арасында башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне көйләүче килешү бүген дә әзерләнмәде. Ягулык, сәнәгать, иминлек һәм мәдәният өлкәләрендә уртак эшләр яңа килешү булганчы планлаштырылмый тора. Килешү өлгесе турында сөйләшүләр дәвам итәчәк.

Түбән Новгородта рәсми саммит белән беррәттән, шул ук исемдә гайре рәсми җыен барды. Иҗтимагый оешмалар катнашында узган бу очрашуда исә Европа һәм Русиянең хокук яклау һәм ватандашлар җәмгыятен ныгыту өлкәләрендә хезмәттәшлек юллары тикшерелде.

Матбугат очрашуында иҗтимагый оешмалар вәкилләре җирле мәгълүмат чараларына бу гайре рәсми җыенны яктыртмау күрсәтмәсе бирелүен әйтте.
XS
SM
MD
LG